Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Очрашу урыны – “кирпичка”

Сер түгел, Әгерҗенең "кирпичка" микрорайонында яшәүчеләрнең мәнфәгатьләре һәрчак икенче планда булды. Алар үзләре дә "безне икенче сортлы кешеләргә саныйлар", дип үпкәлиләр. Шул ук вакытта бу төбәктә яшәүчеләр тирә-юньнәрен чиста, төзек тотуга үзләре дә салкын карыйлар. Район башлыгы Валерий Макаров "кирпичка"ны төзекләндерү, халыкның яшәү шартларын тәртипкә кертү бурычын куйды. Узган атнада...

Сер түгел, Әгерҗенең "кирпичка" микрорайонында яшәүчеләрнең мәнфәгатьләре һәрчак икенче планда булды. Алар үзләре дә "безне икенче сортлы кешеләргә саныйлар", дип үпкәлиләр. Шул ук вакытта бу төбәктә яшәүчеләр тирә-юньнәрен чиста, төзек тотуга үзләре дә салкын карыйлар.
Район башлыгы Валерий Макаров "кирпичка"ны төзекләндерү, халыкның яшәү шартларын тәртипкә кертү бурычын куйды. Узган атнада район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев бу микрорайонда яшәүчеләр белән очрашты. Халыкның сораулары, проблемалары чиктән ашкан. Фатирларда бу эссе көннәрдә салкын суга тилмерүләре иң авырткан җирләре аларның. "Водоканал" ширкәте җитәкчесе Илдус Шәймөхәммәтов бу хәлне шәһәрдә күпләрнең тәүлек әйләнәсе бакчаларына су сиптерүләре нәтиҗәсе дип аңлатса да, Заводская урамында яшәүчеләр хәтта кышын да суның икенче катка менеп җитмәвеннән зарландыларр. Күпфатирлы йортларның подъездларындагы җимереклекләр, йорт алларына чыгып ял итү өчен гади генә эскәмияләр, нәниләргә уйнау өчен балалар мәйданчыклары юклыгы, электр энергиясе буенча ОДНның югары, юлларның начар булуы, маршрут автобусының график буенча йөрмәве борчый халыкны.
Коммуналь хезмәтләр күрсәтүче предприятиеләр җитәкчеләренең дә Заводская урамында яшәүчеләргә ризасызлыклары бар. Мәсәлән, канализация булмау сәбәпле, күпләр шакшы суны да көнкүреш калдыклары белән бергә чүп контейнерларына түгәләр. Нәтиҗәдә, кышын бу контейнерлардагы чүп кату сәбәпле, аны түгә алмыйлар. Чүп тутырылган пакетларны теләсә кайда ташлап китү дә - биредә гадәти күренеш. Үзең яшәгән тирәне чиста, тәртиптә тоту өчен бармакка бармак та сукмыйча, киресенчә, гел түрәләрне генә сүгеп яту җиңел, әлбәттә. "Монда башка урамнан килеп җыештырмаслар. Һәр йортта җаваплы кешене сайлап куегыз. Бергәләп өмәләр оештырыгыз. Чүпне теләсә кая түгүчеләрне белеп торасыз бит, административ комиссиягә җиткерегез алар турында. Сезнең проблемаларны хәл итү буенча чаралар планы төзиячәкбез. Ләкин бер селтәнүдә генә барысын да хәл итәрбез дип ышандыра алмыйбыз. Якын киләчәктә бу микрорайонда канализация системасы булдыру мәсьәләсен хәл итү артыннан йөрибез. Бу - теләгән фатир хуҗаларына ванна, бәдрәф булдыру мөмкинлеге туачак дигән сүз", - диде Андрей Авдеев.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев