Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Очрашулар җылыта күңелне

    Күптән түгел без Санкт-Петербургның Салтыков-Щедрин исемендәге китапханәсендә "Рухи тормышта мәдрәсәләрнең роле" дигән конференциядә катнаштык. Сәяхәтебез барышында Иж-Бубыйның танылган шәхесләре - Мөхәммәтҗан бай һәм Габдулла Бубиның онык-оныкчыклары белән дә күрешү насыйп булды. Бубый сәүдәгәре оныкчыгы Без дигәнем - "Бубилар мирасы" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Искәндәр Җиһәнгәрәев һәм мин, әлеге оешманың башкарма директоры...

    Күптән түгел без Санкт-Петербургның Салтыков-Щедрин исемендәге китапханәсендә "Рухи тормышта мәдрәсәләрнең роле" дигән конференциядә катнаштык. Сәяхәтебез барышында Иж-Бубыйның танылган шәхесләре - Мөхәммәтҗан бай һәм Габдулла Бубиның онык-оныкчыклары белән дә күрешү насыйп булды.
    Бубый сәүдәгәре оныкчыгы
    Без дигәнем - "Бубилар мирасы" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Искәндәр Җиһәнгәрәев һәм мин, әлеге оешманың башкарма директоры Раиф Гәрәев. Питерга бару юлында башта Мәскәүдә бик истәлекле очрашу булды. Без анда XIX гасыр ахыры, XX гасыр башында яшәгән Бубый сәүдәгәре Мөхәммәтҗан бай Әхмәтҗанованың оныкчыгы Надир Әхмәтҗанов белән очраштык. Сүз уңаеннан: шул чорларда Бубыйда күп кенә биналар - уку биналарын, тулай торак, ашханә, спорт залын тоту, хуҗалык чыгымнары - барысы Мөхәммәтҗан бай өстендә була. Әле хәзер дә авылыбызда сакланып калган ике склад, хәзерге мәчет урнашкан бинаны, иске мәчетне дә ул төзеткән. Мөхәммәтҗан бай Иж-Бубый зиратында җирләнгән. 2011 елда Надир үтеп барышлый бер генә сәгатькә Бубыйга кереп чыккан иде. Шул чакта ул карт бабасының каберен зиярәт кылып, Ташкентта күмелгән Йосыф бабасының каберенә салу өчен аннан бер уч туфрак алып китте. 59 яшьлек Надир әфәнде Әхмәтҗанов - Мәскәүдә танылган кардиолог, профессор, медицина фәннәре докторы. Аның әтисе Мигъдәт тә табиб була. Гомумән, бу нәселдә барысы да диярлек бик укымышлы, зыялы. Күбесе җитәкче урыннарда, фәнни өлкәләрдә хезмәт куялар. Бик дәрәҗәле шәхесләр булуга карамастан, алар бик гади. Надир әфәндегә дә хас бу сыйфат. Әнә, кемнәрдәндер үрнәк алып исем-фамилиясен дә алыштырмаган, татарча да яхшы аралаша. Ул нәсел тамырлары, шәҗәрә белән бик кызыксына. Без алып барган архив документлары, тарихи фотоларга да бик сөенде. Надир әфәндегә күбебезгә җитенкерәми торган күркәм сыйфат хас: вакыты ничек кенә тыгыз булмасын, нәсел тамырларын барлауга зур игътибар бирә ул. Шуңа алга таба да аралашып, очрашып торырга вәгъдә бирешеп аерылыштык якташыбыз белән.
    Габдулла Буби оныгы Нэлли
    Санкт-Петербургтагы конференциядә мин "Габдулла Бубиның педагогик эшчәнлеге" дигән темага чыгыш ясадым. Аннан безгә Габдулла Бубиның оныгы Нэлли Вассер белән аралашу бәхете елмайды. Нэлли - Габдулла Бубиның кызы Ситдыйканың кызы. Ситдыйка французга кияүгә чыккан була, Нэлли әнисенең фамилиясен йөртә. Хәзерге вакытта Нэлли да, энесе Гэнрих та Питерда яшиләр. Инде сигезенче дистәсен ваклавына карамастан, Гэнрих әфәнде әле дә әйдәп баручы конструктор булып эшли икән. Ә менә Нэлли ханым - биология фәннәре кандидаты, аның шушы өлкәгә кагылышлы 50ләп фәнни хезмәте бар. Нэлли ханым улы Сергей белән 1991 елда Иж-Бубый мәдрәсәсенең 210 еллык юбилеена кайткан иде. "Әниебез Ситдыйканың да әлеге юбилейга бик кайтасы килде. Ни кызганыч, ул 1991 елда шушы хыялын тормышка ашыра алмыйча дөнья куйды. Көньяк Калифорния университеты профессоры, Бубилар тормышы белән даими кызыксынучы Гайшә Рорлих белән даими аралашып яшәде, аңа бик рәхмәтле булды", - дип сөйләде Нэлли ханым. Аның фатирында Габдулла Бубиның әле без күрмәгән бик күп фотолары, аның турында китаплар, мөгаллимнең кулъязмалары, алтын сәгате саклана. Ул әбисе Фатыйманың, әнисе Ситдыйканың күп кенә кулъязмаларын безнең музейга да тапшырды. Нэлли ханым хәзерге вакытта музей урнашкан бертуган Бубилар йорты турында да без белмәгән бик күп кызыклы мәгълүматлар җиткерде. Аның сөйләүләренә караганда, Бубилар яшәгән чорда әлеге бинаның аскы катындагы бер бүлмәдә зур сепаратор куелган булган. Бөтен Бубый халкы шунда сөт аертырга йөргән. Шунда ук бер бүлмәдәге китап кибетендә әдәби китаплар, дәреслекләр сатканнар. Нэлли ханымның Бубилар белән бәйле башка хатирәләрен бик кызыксынып тыңладык. Аның белән дә киләчәктә яңа очрашуларга өметләнеп аерылыштык.
    Әйе, тамырлары Иж-Бубый авылы, аның мәдрәсәсе белән бәйле бик күпләр илебез буйлап кына түгел, дөнья буйлап сибелеп яшиләр бүген. Тик кайларда гына яшәсәләр дә, аларга нәселләре белән кызыксыну, тамырлары белән горурлану хас. Исән чагында алар белән ешрак очрашырга, үзләрендә саклаган рухи хәзинәне бөртекләп җыеп киләчәк буынга калдырырга кирәк безгә. Тарих нәкъ менә шулай җыйган хәзинәләрдән туплана бит. Бу язманы да сәяхәтебез барышында без ишеткәннәр, күргәннәр туган ягы белән горурланучы башка якташларымны да битараф калдырмас дигән уй белән тәкъдим итәргә булдым, хөрмәтле газета укучылар.
    Раиф ГӘРӘЕВ.
    Иж-Бубый авылы.

    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: