Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Озаграк эшләсәң, пенсияң дә күп була

2015 елның 1 январеннан пенсияне яңача исәпли башлаячаклар. "Яңа кагыйдәләр буенча, пенсия билгеләнгән вакытка 30-35 еллык стажың булса, югары пенсия түләнәчәк", - ди РФ Пенсия фондының ТР бүлеге җитәкчесе Марсель Имамов. Яңа пенсия кагыйдәләре, хәзергесе белән чагыштырганда, нәрсәсе белән отышлырак соң? Бүген пенсиянең күләме, беренче чиратта, эш бирүченең үз хезмәткәре...

2015 елның 1 январеннан пенсияне яңача исәпли башлаячаклар. "Яңа кагыйдәләр буенча, пенсия билгеләнгән вакытка 30-35 еллык стажың булса, югары пенсия түләнәчәк", - ди РФ Пенсия фондының ТР бүлеге җитәкчесе Марсель Имамов.

Яңа пенсия кагыйдәләре, хәзергесе белән чагыштырганда, нәрсәсе белән отышлырак соң?
Бүген пенсиянең күләме, беренче чиратта, эш бирүченең үз хезмәткәре өчен мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе системасына күчереп барган иминият кертеменең күләменә бәйле. Һәм хезмәт стажының озынлыгы пенсия күләменә әллә ни тәэсир дә ясамый. Ә яңа кагыйдәләр буенча хезмәт пенсиясе хезмәт стажына һәм хезмәт хакы күләменә бәйле булачак. Ягъни стажың да, хезмәт хакың да күп була икән, югары пенсия аласың.
Картлык буенча хезмәт пенсиясе хәзерге кебек ике өлештән торачак:
1. Иминият пенсиясе. Аның күләме 2013 елда 3610,31 сум тәшкил итә.
2. Тупланма пенсия.
Иминият пенсиясен исәпләгәндә "еллык пенсия коэффициенты" дигән яңа төшенчә кертелә. Монда гражданинның хезмәт эшчәнлегенең һәр елы исәпкә алына. "Пенсиянең еллык коэффициенты" гражданинның хезмәт хакы белән эш бирүченең мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе системасына иминият кертемен түләп барган максималь хезмәт хакының чагыштырмасына тиң. Ә пенсиянең тупланма өлеше үзгәрешсез кала.
Хезмәт хакы югары булган саен еллык пенсия коэффициенты да югары була!
Әлеге коэффициентны исәпләгәндә керемгә карап салына торган салымны (13%) исәпләгәнчегә кадәрге хезмәт хакы алына. Гражданнарның пенсиясе сумнарда түгел, ә баллар ярдәмендә исәпләнә. Балл дигәне билгеле бер күләмдәге сумга тәңгәл килә. Аның күләмен ел саен РФ Хөкүмәте билгели. Ләкин шунысын төгәл әйтергә мөмкин: бу балларның кыйммәте кешенең хезмәт стажыннан чыгып исәпләнәчәк. Бу - никадәр озаграк эшләсәң, пенсияң дә шулкадәр күбрәк була дигән сүз. Чөнки өстәмә стаж өчен яңа бонус баллар өстәлеп барачак. Хатын-кызларның хезмәт стажы - 35тән, ир-атларныкы 40 елдан артса, ул өстәмә стаж булып санала. Һәр еллык хезмәт стажына өстәмә рәвештә 1 пенсия коэффициенты өстәлә. Димәк, яңа кагыйдәләр буенча пенсиягә соңрак чыгу файдалырак булачак.
Шулай ук бала белән өйдә утырган еллар да, армиядә хезмәт иткән вакытлар да стажга кертелеп коэффициентлар өстәләчәк.
Тагын бер үзенчәлек: 2025 елдан картлык буенча хезмәт пенсиясен алу өчен 15 еллык минималь гомуми стажың булу мөһим. Моңа кадәр ул биш ел гына тәшкил итә иде.
Хәзер күпме пенсия алачагыңны үзең дә санап карый аласың. Моның өчен РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы "пенсия калькуляторы" булдырган. Әлеге министрлыкның www.rosmintrud.ru, РФнең Пенсия фондының www.pfrf.ru, ТР буенча Пенсия фонды бүлекчәсенең www.pfrrt.ru сайтларына кереп 8 сорауга җавап бирергә кирәк. Һәм калькулятор шунда ук булачак пенсияне санап чыгара. Газетабызның киләсе санында "пенсия калькуляторы" буенча пенсия күләмен дә исәпләп күрсәтербез.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев