Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Озын гомерле “Сюрприз”

Ул - районда иң өлкән яшьтәге бердәнбер ак ат. Район гербы, флагында да нәкъ менә ул сурәтләнгән. Әгерҗедә балаларны атта йөрергә өйрәтү тренеры Фәнил Латыйповның "Сюрприз"кушаматлы бу аты күп тапкырлар Сабан туе батыры булуы белән генә түгел, тарихка кереп калуы белән дә горурланып басып тора сыман тоела.

Атларның гомере 30-32 ел, диләр. Ә "Сюрприз"га 27 яшь инде. Орловский токымлы 12 яшьлек бу малкайны Фәнил Латыйпов 15 ел элек Кече Пурга районындагы Бобья-Уча авылыннан яшь чабышкы атына алыштырып алып кайткан булган. Ел саен Әгерҗе Сабан туена ат чабышына килә торган "Сюрприз"га күптән инде күз атып йөргән Фәнил. "Ул мине сабыр, тыныч булуы белән җәлеп итте. Мин бит балаларны ат мәктәбендә укытам. Ә аларны өйрәтер өчен нәкъ менә шундый ат кирәк иде безгә", - ди ул. Шул чакта ук инде "Сюрприз"ны олыгая дип ит комбинатына озатырга җыенган булганнар. Балачактан ук атларга гашыйк Әгерҗе егете малкайның гомерен саклап кала. "Сюрприз" да хуҗасына менә 15 ел инде тугры хезмәт итә. Әгерҗегә алып кайткан елларда бу нәселле чабышкы ат Әгерҗе, Ижау Сабан туйларында гел призлы урыннар алып сөендереп тора. Ат мәктәбенә йөрүче балаларның иң яраткан малкаена әверелә. Беркайчан дуламый, өйрәнүләр вакытында малайлар-кызлар ат өстеннән егылып төшсә дә, җайдагының торганын сабыр гына көтеп тора. "Бик күпләр яраткан бу малкаебыз да олыгаеп бара инде, бер күзе күрми башлады. Ләкин мин аны яше барса да картаюны белмәс тынгысыз җанлы өлкәннәргә охшатам. Яз җитү белән чабышкы атларыбызны басуларга алып чыгып, Сабан туена әзерли башлыйбыз. Менә шул чакта "Сюрприз"ны тренировкаларга алып чыкмасак, ышанасызмы-юкмы, адәм баласы кебек күз яшьләре белән елый, бертуктаусыз ишеккә типкәли башлый. Ә басуга алып чыккач, күрсәгез иде сез аның ничек дәртләнеп чапканын... Һич тә 27 яшьлек ат димәссең. Шуңа күрә без аны Әгерҗе Сабан туйларында ел саен ат чабышына чыгарабыз. Призлы урыннар ала алмаса да, ярыштан кайткач, мәйданда муенына бүләкләр аскач, сөенгәнен күрсәгез иде малкайның", - ди Фәнил Латыйпов, "Сюрприз"ның ялыннан сыйпап.
Ә шәһәр гербына шушы легендар ак атны ясау уе кемнең башына килгән соң? Бу турыда районыбызның танылган рәссаме Камил Мөхәммәтшин белән сөйләшәбез. "Миңа Әгерҗе гербы ясау бурычы йөкләнгәч, төн йокыларым качты. Нинди генә вариантларын ясап карамадым... Аларның барысы да архивымда саклана. Гербның төп фигурасы итеп торнаны да, паровозны да ясадым. Кайберсен Мәскәүдә Геральдика советында кабул итмәделәр, икенчеләре үземнең күңелгә хуш килмәде. Шулай эзләнеп, уйланып йөргәндә төшемә шушы ак ат керде. Мин аны бер картинамда ясаган идем инде. Әтием Барҗыда ак атта йөрде. Аннан соң шушы "Сюрприз"ны да ел саен Сабан туйларында яратып күзәтә, әтиемнең атына охшата идем. Гербның төп сыны итеп шушы атны сайладым һәм бик матур чыкты. Фәрит Гарифович та бер карауда ошатты, Мәскәүдә дә унышлы дип таптылар. Гербта үзебезнең Әгерҗедә танылган атның сурәтләнүенә әле дә бик шатланып йөрим. Менә быел Әгерҗе гербы һәм флагы кабул ителүгә биш ел тулды. Казаннан районга килгән кунакларның күбесе сезнең герб Татарстанда иң матуры дигәндә шатлыгымның иге-чиге булмый. Әгерҗе символикасындагы ак атның исән-сау булуына да сөенәм", - ди рәссам.
Әле бүген дә яшь чабышкылар кебек баскан җирендә уйнаклап торучы "Сюрприз"га озын гомер телик.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гер , флаг, ат, малкай, Са