Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Озын тәнәфестән соң Үтәгәндә Сабан туе узды

Сүнә барган авыл өчен бу – мөһим чара

Колхозлар беткәннән соң, 2006 елдан бирле Үтәгәндә Сабантуй уздырылганы булмады. Соңгы елларда аны Иске Эсләктә ике авылга уртак итеп уздыралар иде.

Коронавирус дөньяны үзгәртте, диләр. Бу Үтәгән авылын да читләтеп узмады. Ике ел Сабан туе күрмәгән һәм элеккедән килгән матур бәйрәмгә сусаган халыкта яңа фикер туды: онытыла барган традицияне яңартып, Үтәгәндә элеккечә Сабантуй уздыру. Хәер, бу очракта «Сабан туе» сүзе урынлы да булмас, чөнки милли бәйрәмебез Үтәгән халкы күңелендә чылбырлы ДТ тракторлары, кызыл Нива комбайннары белән яши. Шуңа бу чараны авыл бәйрәме, авыл туе яисә авыл көне диеп атау дөресрәк булыр, мөгаен.

Колхозлар, милләтне берләштерүче гореф-гадәтләр кебек үк, авыл халкын ныграк берләштерәләр иде. Колхоз вакытларында авыл бер зур команда, көч булып яшәде. Хәзерге заманда һәркем үз хуҗалыгын гына алып барганда, авылдашлар көче белән шундый бәйрәм үткәрү Үтәгән өчен яңарыш, эсседән сусаган илчегә яшәү дәрте биргән салкын су кебек кирәкле вакыйга булды.

Кайбер авыл халкына Сабан туе, бәлки, гадәти күренеш булып тоеладыр. Ә менә сүнә барган авыл өчен бу – зур, үзенчәлекле һәм мөһим чара.

Әлеге бәйрәм тагын бер ягы белән кадерле: ул фәкать авылдашлар, Үтәгәндә туып-үсеп читкә киткән якташлар, гомумән, авыл белән бәйле һәм аңа битараф булмаган кешеләр көче белән оештырылды һәм үткәрелде. Шәхсән минем үземне ул бер генә мизгелгә булса да балачагыма алып кайтты, Сабан туе белән бәйле булган һәм онытыла башлаган хисләрне калкытты. Әйе, туган авылың Сабан туеннан да күңеллерәк ни булырга мөмкин соң?!

Шушы авыл бәйрәмен бөтен күңелләрен биреп оештырганнары һәм уздырганнары, бәйрәмгә җан керткәннәре, авылыбызга икенче сулыш өргәннәре өчен Люба апа һәм Ильшат абый Мусиннар, Гөлназ апа Ибраһимова, Галя апа Әминева, Зөлфия апа Гафарова, Гөлназ Гафарова, Илмира апа һәм Илһам абый Ситдыйковлар, Рәмзилә апа Габдрахманова, Миләүшә апа һәм Илсур абый Муллахмәтовлар, Фирдания апа Гатауллина, яраткан әти-әнием Дамир һәм Гөлнара Әхмәтовлар, Данил Хисамов, Ринат Дәүләтшин, гомумән, бәйрәмне оештыруга өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәт.

Аерым рәхмәт сүзен бәйрәмгә рухи яктан этәргеч бирүче, өлкән оештыручы Фәйзрахман абый Закировка әйтәсе килә. Аның үз туен уздыргандай борчылуы һәм җан атып йөрүе күпләребез өчен үрнәк!

Зурлар яшьләрнең борынына чиертте, минемчә. Бу яшьләрнен авылны, гореф-гадәтләрне оныта баруы турында сөйләмиме? Авылның рәхәте, күңеллелеге традицияләрне саклауда һәм күмәклектә бит. Шәхсән минем өчен авыл күмәклек сүзе белән тиңләштерелә.

Хәзерге заманда авыл яшәсен өчен, һәр аерым хуҗалыктан югарырак булган уртак идея, күмәк эшләр, бәйрәмнәр һәм традицияләр булырга тиеш. Алар авылларны гына түгел, бөтен халыкны якынайта, дуслаштыра. Гореф-гадәтләр исән чакта халык, авыллар, милләт рухы сакланачак һәм яшәячәк.

Үтәгәндә үткән авыл бәйрәме шунысы белән кадерле дә. Ул, матур традициягә әйләнеп, елның-елында безне бер мәйданга җыяр дип ышанып калам.
Илнур ӘХМӘТОВ.
Үтәгән авылы. 
Үтәгән Сабан туе мизгелләре
Фото И.Әхмәтовның шәхси архивыннан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев