Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Парклар маршы“ старт алды

Татарстанда "Парклар һәм скверлар елы" уңаеннан яшь буында табигать байлыкларына сакчыл караш тәрбияләү максатында республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы "Парклар маршы - 2015" акциясе игълан итте. Әлеге акция быел "ТУФРАК - КЫЙММӘТЛЕ ТАБИГЫЙ БАЙЛЫК" девизы астында 23 марттан 22 майга кадәр дәвам итә. Аның кысаларында "Лукоморье" балалар әдәби эшләренә иншалар кабул...

Татарстанда "Парклар һәм скверлар елы" уңаеннан яшь буында табигать байлыкларына сакчыл караш тәрбияләү максатында республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы "Парклар маршы - 2015" акциясе игълан итте.
 
Әлеге акция быел "ТУФРАК - КЫЙММӘТЛЕ ТАБИГЫЙ БАЙЛЫК" девизы астында 23 марттан 22 майга кадәр дәвам итә.
Аның кысаларында "Лукоморье" балалар әдәби эшләренә иншалар кабул ителә. Җир ресурслары, туфрак, анда яшәүчеләр турында, шулай ук Җиңүнең 70 еллыгына багышлап урманчы-фронтовиклар турындагы иҗат җимешләре инша, әкият, шигырь формасында татар һәм рус телләрендә кабул ителә.
"Туфрак һәм анда яшәүчеләр" темасына рәсемнәр һәм "Туфрак - кыйммәтле табигый байлык" темасына фотосурәтләр номинациясендә дә катнашырга була.
Иҗат эшләрен Интернеттан яки китаплардан алу тыела. Әдәби эшләр 3-4 бит күләмендә булырга тиеш. Рәсем номинациясендә эшләр А3 форматында кабул ителә. Фотосурәтләрне бер автордан 13х18 сантиметр зурлыгындагы өч фотога кадәр җибәрергә була. Һәр эшкә теманы, авторның исем-фамилиясен, яшен, адресын язарга онытмагыз.
Җиңүчеләр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы Дипломнары һәм призлары белән бүләкләнә. Иң яхшы эшләр министрлык тарафыннан нәшер ителә торган "Лесной дозор - 5" җыентыгына, календарь, плакатларга кертелә.
 
Белешмә:
Бәйге шартлары белән танышу өчен Кичкетаң заказнигына 28330 телефонына шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев