Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Педагоглар диплом яклады

Озакламый районыбызның 75 педагогына - мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары, балалар бакчалары мөдирләренә "Мәгариф өлкәсе менеджеры" дипломнары тапшырылачак. Ә бу атнада алар дәрәҗәле комиссия әгъзалары каршында диплом эшләре якладылар. Диплом эшләрен яклау өч төркемдә барды. - Соңгы елларда мәгариф системасы бик катлауланды. Әлеге системадагы үзгәрешләр мәктәп җитәкчеләреннән дә заман белән бергә...

Озакламый районыбызның 75 педагогына - мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары, балалар бакчалары мөдирләренә "Мәгариф өлкәсе менеджеры" дипломнары тапшырылачак. Ә бу атнада алар дәрәҗәле комиссия әгъзалары каршында диплом эшләре якладылар.
Диплом эшләрен яклау өч төркемдә барды.
- Соңгы елларда мәгариф системасы бик катлауланды. Әлеге системадагы үзгәрешләр мәктәп җитәкчеләреннән дә заман белән бергә атлауны таләп итә. Укулары ел ярым гына дәвам итсә дә, мәктәп директорлары өчен бу укуларның файдасы зур булганына иманым камил, - диде директорларның диплом эшләрен яклау комиссиясе рәисе, КФУның гуманитар фәннәр кафедрасы профессоры, академик, педагогия фәннәре докторы Габделхан Габдуллин. Сүз уңаеннан: Габделхан Габдуллович күп еллар безнең район мәгариф идарәсе белән җитәкчелек итте.
- Әгерҗедән киткәнемә 35 ел вакыт узса да, райондагы мәгариф тормышы белән һәрдаим кызыксынып торам. Әгерҗе районының беренчеләрдән булып мәктәп җитәкчеләренең белемен тагын да күтәрүгә алынуына бик тә сөендем, - диде фән эшлеклесе.
Икенче комиссия рәисе - КФУның Бөгелмәдәге филиалы мөгаллимәсе, доцент, педагогия фәннәре кандидаты Резидә Сафина да - чыгышы белән Кадыбаштан. Аның әтисе Нургаян Нуруллович озак еллар Кадыбаш мәктәбе директоры булып эшләде. Кадыбаш мәктәбенең хәзерге бинасы нәкъ менә ул җитәкчелек иткән чорда сафка басты. Резидә Нурулловнага мәктәп директорлары урынбасарларының диплом эшләрен кабул итү комиссиясе белән җитәкчелек итү йөкләнгән иде.
- Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасарлары - мәктәптә уку процессын оештыручы төп кешеләр. Мәктәптәге методик эшчәнлекне камилләштерү аларга йөкләнгән. Ә методик эшчәнлек - белем бирүнең төп нигезе ул. Безнең уку йортында алган белемнәрне алар нәкъ менә шул юнәлештә файдаланырлар дип ышанам, - диде КФУда педагогларның укуларын оештырган куратор Резидә Нургаяновна.
Балалар бакчалары мөдирләре Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге мөгаллимәсе Әлфирә Җамалетдинова җитәкчелегендәге комиссия каршында имтихан тоттылар.
- Мин "Балалар бакчасында балаларны савыктыру эшен оештыру" дигән темага диплом эше якладым. Аны язганда бакчабыздагы эш тәҗрибәсенә таяндым. Эзләнү өлешендә балаларның хәрәкәтләнү режимын тагын да көчәйтү бурычын куйган идем. Әлеге бурычны тормышка ашыру барышында киләчәктә балаларны савыктыруга юнәлтелгән тулы бер система булдырылачак, - диде Тирсә "Миләүшә" балалар бакчасы мөдире Гөлназ Ягъфәрова.
- Барлык студентлар да бик яхшы укыдылар, контроль эшләрне дә вакытында тапшырып бардылар. Аларның белемнәрен күтәрүгә ни дәрәҗәдә җаваплы карауларын бүгенге диплом эшләре дә ачык күрсәтеп тора, - диде Гөлшат Зиннәтуллина җитәкчеләрнең әзерлегенә югары бәя биреп.
- Җитәкчеләргә уку барышында бик күп эзләнергә, укырга туры килде. Инде алар бу белемнәрен үз эшләрендә файдаланырга бурычлы. Бүгенге мәктәп, бакча җитәкчесе үзе дә тирән белемле булырга, башкалардан да шуны таләп итәргә тиеш. Безнең алда торган мөһим бурыч - белемнең сыйфатын күтәрү, - ди район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.
Әйе, белем бирүнең сыйфаты буенча 46 район арасында без - әлегә 41нче генә урында. Шулай булгач, бу юнәлештә эшлисе дә эшлисе әле...
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев