Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Педагоглар миллион өчен көрәштеләр

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һөнәри бәйрәмнәре алдыннан педагоглар арасында Казанда җәйге спорт төрләре буенча спартакиада уздырды. Республикабызның барлык районнары һәм эре шәһәрләре арасында узган әлеге бәйгедә барлыгы 1500 мәгариф хезмәткәре җиде төрле ярышта үзен сынады. Кышкы спартакидада катнашканнары бар иде инде укытучыларның. Ә җәйге ярышлар тәүге тапкыр уздырылды....


Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һөнәри бәйрәмнәре алдыннан педагоглар арасында Казанда җәйге спорт төрләре буенча спартакиада уздырды.
Республикабызның барлык районнары һәм эре шәһәрләре арасында узган әлеге бәйгедә барлыгы 1500 мәгариф хезмәткәре җиде төрле ярышта үзен сынады. Кышкы спартакидада катнашканнары бар иде инде укытучыларның. Ә җәйге ярышлар тәүге тапкыр уздырылды.
Безнең районнан зона спартакиадасында җиңү яулаган иң көчле, җитез, сәламәт яшәү рәвешен сайлаган 34 укытучы башкалада узган ярышларда да җиңү өчен җан аттылар.
- Төн уртасында ук юлга кузгалдык. Бәйгеләрдә каушап калмаска, өлгеррәк булырга кирәк дип бер-беребезгә киңәшләр бирдек. Казанга 6 сәгать барсак та алҗу сизелмәде, - диде район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.
Безнекеләргә уңышны җиңел атлетика ярышлары китерде дисәк, һич тә ялгыш булмас. Җитәкчеләр арасында 500 метрга йөгерүдә Вәсилә Гарәфетдин кызының дүртенче булып килүе башкаларга дәрт өстәде. Аннан соң 400 метрга эстафетада катнашкан Сарсак-Омгадан Ольга Васильева, Ольга Широбокова, Тирсәдән Рамил Гыйнатуллин, 2нче мәктәптән Илдар Идиятов та беренче унлыкка керә алдылар. Әмма гер күтәрү, кул көрәшендә безнекеләр сынаттылар. Шулай да алдагы елларда бу төр ярышларда беренчелекне бирмәсләр дип ышанабыз. Спорт мастеры Руслан Закиров быел 4нче мәктәптә эшли башлады, киләсе елга әлеге спартакиадада ул да катнашачак. Ә Руслан булган җирдә җиңү дә була ул.
Спартакидада озынлыкка һәм биеклеккә сикерү, мылтыктан ату, йөзү ярышлары да уздырылды. Иң кызыклы бәйге - аркан тартышуда да һәр команда беренчелек өчен омтылды.
Гомуми нәтиҗәләр буенча безнекеләр икенче егермелеккә генә керсәләр дә, бәйгедә катнашуларыннан канәгать калдылар. Вәгъдә ителгән бер миллион сум беренче урын алган Арча командасына эләкте.
- Тиздән кышкы спартакидада очрашачакбыз. Аңа кадәр әле вакыт бар. Шуңа күрә көн саен спорт белән шөгыльләнүне үзебезгә бурыч итеп куйдык, - диде Вәсилә Сафиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев