Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Пекин, Брюссель...

Бу очракта чит илләр дип уйлый күрмәгез. Әгерҗедә узган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә халык Иж-Бубыйдан ТРЕЙДИНнар алып килгән әнә шундый һәм башка сорт кәбестәне чират торып ала. Әнә, соңгы ярминкәдә генә дә бер тонна кәбестә сатканнар авыл уңганнары. - Мин ярминкәгә Трейдиннардан кәбестә алыр өчен махсус йөрим. Алар үстергән пекин, чәчәк...

Бу очракта чит илләр дип уйлый күрмәгез. Әгерҗедә узган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә халык Иж-Бубыйдан ТРЕЙДИНнар алып килгән әнә шундый һәм башка сорт кәбестәне чират торып ала. Әнә, соңгы ярминкәдә генә дә бер тонна кәбестә сатканнар авыл уңганнары.
- Мин ярминкәгә Трейдиннардан кәбестә алыр өчен махсус йөрим. Алар үстергән пекин, чәчәк кәбестәсен әйтәсеңме... Ә ак күчәнле кәбестәләре... Үзләре тыгыз, ап-ак. Бәяләре дә һәрчак башкаларныкына караганда арзанрак, сыйфаты да менә дигән! Шуңа бу хуҗалар кулларына куансыннар диясе килә, - ди Әгерҗедән Сания ханым Каһарманова.
Трейдиннар моннан биш ел элек Иж-Бубыйда кәбестә үстерү белән шөгыльләнә башлаганнар иде. Шуннан бирле авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә дә, базарда да еш күрергә була аларны. Һәр сатып алучыга тәмле телен дә, ачык йөзен дә кызганмаучы Эльмира ханымның җитезлегенә, өлгерлегенә күзләр дә иярми. Ә үзләре үстергән кәбестә турында сәгатьләр буе сөйли аладыр ул. Кәбестә төрләренә килгәндә, халык ихтыяҗын күз уңында тотып, чәчәк кәбестәсе, брокколи, брюссель һәм пекин кәбестәсе, ак күчәнле кәбестә үстерәләр бүген Трейдиннар.
- Алты мең төп чәчәк кәбестәсе утырткан идек, барысы да яхшы үстеләр. Бу кәбестәне табиблар яман шешкә каршы кулланырга киңәш итә. Әллә шуңа, халык аны ярминкәдә дә бик яратып ала. Брокколи балалар өчен бик файдалы. Анысын мең ярымлап данә үстердек. Бу төр кәбестәне кышка калдыру ышанычлы түгел, шуңа без аны базага, кибетләргә тапшырып бетерәбез. Ярминкәдә дә алучылар бар. Пекин кәбестәсен "егылып" алмасалар да, аны да ике меңләп утырткан идек. 200 килолап калды әле. Быел брюссель кәбестәсе уңмады. Иң файдалы кәбестәләрнең берсе булса да, халык аны нигәдер "өнәп бетерми". Ә менә мин үзем бик яратам, - ди Эльмира ханым.
Ул сөйләгәндә, аны тыңлыйсы да тыңлыйсы килә. Үзең алынган эшне яратып, белеп башкару шушы була торгандыр инде ул. Хәер, алар бу эшне гаиләләре белән яратып башкаралар.
- Ирем Михаил булышмаса, бу кадәр кәбестәне җыю, басудан алып кайту, базарга килү мөмкин булмас иде. Бөтен авыр физик эш аның җилкәсендә инде, - ди Эльмира.
Кызлары Сара белән Зарина да - әти-әниләренең зур ярдәмчеләре. Михаилның әтисе, 77 яшьлек Евгений Михайлович та бик теләп булыша аларга.
- Ак күчәнле кәбестәне 20 мең башлап утырткан идек. Шуңа анысын үстерү өчен дә, җыеп алу өчен дә күмәк көч кирәк. Бергәләп эшләгәндә авырлыгы әллә ни сизелми, - ди хуҗабикә.
Әлеге кәбестәнең иртә җитешә торганын да, уртачасын да, соң өлгерә торганын да утыртканнар. 14ләп тоннасын сатканнар инде, кышка сакларга куйганы аннан да күбрәк.
- Шушы елларда үз сатып алучыларыбыз барлыкка килде. Кәбестә алыр өчен өйгә килүчеләр дә бар. Без аларга да бик теләп хезмәт күрсәтәбез, - диләр Трейдиннар.
Узган атнадагы кар-бураннарга чаклы кәбестәне алып бетерә язганнар, бары тик бик соң өлгерә торганнары гына калган.
- Урламыйлармы соң? - дип сорамый булдыра алмадым.
- Баштагы елларда мондый очраклар булыштыра иде. Соңгы ике елда сакларга да йөрмибез. Халык әллә безнең хезмәтебезне хөрмәт итәргә өйрәнде, әллә башка сәбәп. Тик менә кар астында калган кәбестәләрне кисеп алып китүчеләр булды. Аларын җыймаслар дип уйлаганнардыр, күрәсең, - диләр кәбестә үстерүчеләр.
Әйе, аларның хезмәтләрен хөрмәт итми мөмкин түгел. Уйлап карасаң, әнә шул меңләгән баш кәбестәнең һәркайсы ничә кат алар кулыннан үтә бит?! Орлыгын чәчәсе, үсентеләрен аралыйсы, күчереп утыртасы, утыйсы, корткычлардан саклыйсы һәм тагын без белмәгән бик күп эшләр. Ә бәясе "ташка үлчим".
- Безнең өчен иң мөһиме - халык рәхмәте. Сатып алучы канәгать калса, күңелгә рәхәт, - диләр.
Быел күпләп кабак, ташкабак, помидор да үстереп сатарга хыялланганнар бу тынгысыз авыл хезмәтчәннәре. Тик һава шартлары планнарына "аяк чалган".
- Шуңа киләчәктә теплицалар санын арттырырга кирәк, - дип план коралар.
Монысын да булдырырлар. Әле моңа кадәр районда болай күпләп кәбестә үстерү белән шөгыльләнүче юк иде. Үзләренә генә мәгълүм мең төрле авырлыкларны җиңеп, әнә, бүген тонналаган кәбестә үстерәләр Трейдиннар. Үҗәтлекләре, тырышлыклары бу хыялларын да тормышка ашырырга ярдәм итәр аларга.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев