Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Пенсия фондында – яңа технологияләр

Узган ел районыбызда яшәүче 10174 пенсионерга барлыгы 973,1 млн сум пенсия һәм пособие түләнде. Ул, 2010 елга караганда, 77,9 млн.га артык. Картлык буенча уртача хезмәт пенсиясе 7848 сум тәшкил итте. Бу саннар Пенсия фонды идарәсенең 2011 елгы эшчәнлегенә йомгак ясау җыелышында яңгырады. Пенсияләр арта Идарә начальнигы Зөлфия Бакасова пенсионерлар өчен...

Узган ел районыбызда яшәүче 10174 пенсионерга барлыгы 973,1 млн сум пенсия һәм пособие түләнде. Ул, 2010 елга караганда, 77,9 млн.га артык. Картлык буенча уртача хезмәт пенсиясе 7848 сум тәшкил итте. Бу саннар Пенсия фонды идарәсенең 2011 елгы эшчәнлегенә йомгак ясау җыелышында яңгырады.
Пенсияләр арта

Идарә начальнигы Зөлфия Бакасова пенсионерлар өчен тагын бер шатлыклы хәбәр җиткерде.1 апрельдән хезмәт пенсияләренә тагын - 2,4, ә социаль һәм дәүләт пенсияләренә - 14,1, ЕДВга 6 процентка индексация ясалачак.
Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләренең төп максаты - халыкка һәм эш белән тәэмин итүчеләргә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү. "Безнең хезмәтләр һәркем аңларлык һәм тиз күрсәтелергә тиеш. Хәзер дәүләт хезмәтләре электрон рәвештә күрсәтелә башлау бик күпләр өчен уңайлыклар тудырды", - диде З.Бакасова. Мәсәлән, страховательләрдән отчетлар электрон элемтә каналлары буенча алына. Узган ел Татарстанның барлык уку йортлары белән электрон документ әйләнеше булдырылган. Бу ата-аналарга һәм студентларга уку турында белешмә алып йөрү мәшәкатен бетергән. Быелның апреленнән Пенсия фонды идарәсе почта белән электрон документ әйләнешен гамәлгә кертергә әзерләнә. Хезмәткәрләргә пенсия билгеләү буенча документларны алдан әзерләү өчен эш бирүчеләргә документларның электрон үрнәген алдан җибәрүне гамәлгә кертү өчен дә мөмкинлекләре бар хәзер. Бу пенсия яшенә якынлашучыларга да, кадровикларга да бик уңайлы. "Ләкин барлык эш белән тәэмин итүчеләр дә бу алдынгы форма буенча эшләргә әзер түгел әле. Бу эшне тизрәк гамәлгә кертү өчен безгә район җитәкчелегенең ярдәме кирәк", - диде идарә начальнигы.
Узган ел идарә хезмәткәрләре 645 пенсия, авыруны караган өчен 420 компенсаңия түләүләре билгеләде, 2500гә якын кешегә пенсияләрен яңадан исәпләде. Пенсионерларны компьютер белеме нигезләренә өйрәтү буенча да идарә зур эшләр башкарды. 100дән артык пенсионер компьютер ликбезы үтте.
Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләренең зур тырышлыгы белән фонд бюджетына 173,3 млн сум акча керде, бу, узган елга караганда, 50,4 млн артык. "Әмма "Тирсә коммуналь челтәре", "Әгерҗе җылылык эффекты", "Җылылык челтәре", "Комтехэнерго" предприятиеләренең страховой взнослар буенча бурычлары шактый зур", - диде З. Бакасова.
Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре алдында быел да зур бурычлар тора. 1 июльдән пенсиянең тупланма өлеше буенча пенсия тупланмаларын алырга хокукы булганнарга түләүләр бирелә башлаячак. Моны РФ Пенсия фонды да, дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары да башкарачак. Тагын бер яңалык көтелә: гражданнарга гомуми кулланыштагы телекоммуникацион челтәрләрне кулланып пенсия буенча электрон рәвештә мөрәҗәгать итү хокукы бирелә.
Ана капиталы турында
Районда барлыгы 1123 сертификат бирелгән, аның 222се - узган ел. 359 кеше
Ана капиталын тулысынча файдаланган инде. Барлыгы 215 млн сум акча түләнгән. Әлегә Ана капиталы буенча 221 млн сум акча файдаланылмый ята.
1 январьдан Ана капиталы күләме 387640,3 сумга кадәр күтәрелде. Узган елдан гаиләләргә ана капиталын шәхси йорт төзелешенә файдалану мөмкинлеге дә тудырылды. 2007 елның 1 январена кадәр йорт төзегән гаиләләргә дә Ана капиталын төзелешкә тоткан акчаларын өлешчә каплау өчен алырга мөмкин. Узган елның ноябреннән Ана капиталы акчаларын баланы мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенә йөрткән өчен дә тотарга була.

Зөлфия Бакасова чыгышының ахырында Пенсия фонды идарәсе порблемаларын хәл итү өчен һәрвакыт ярдәм итүче район башлыгына, алар белән тыгыз элемтәдә эшләүче почта элемтәсе, поликлиника, социаль яклау идарәсе, архив һәм ЗАГС бүлекләре, суд приставлары, "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы, радио хезмәткәрләренә олы рәхмәтен җиткерде.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев