Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Пенсия яше артмаячак

Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин шулай диде. 2015 елның 1 январеннан Россиядә гражданнарның пенсияләрен исәпләүнең яңа тәртибе гамәлгә кертеләчәк дип планлаштырыла. Кайчан да булса һәммәбезне дә лаеклы ялга чыгу көтә. Шуңа күрә пенсия билгеләү, исәпләү турындагы яңалыклар барыбызны да кызыксындыра. Пенсия фонды идарәсе начальнигы Зөлфия БАКАСОВАдан күпләрегезне...

Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин шулай диде.
2015 елның 1 январеннан Россиядә гражданнарның пенсияләрен исәпләүнең яңа тәртибе гамәлгә кертеләчәк дип планлаштырыла. Кайчан да булса һәммәбезне дә лаеклы ялга чыгу көтә. Шуңа күрә пенсия билгеләү, исәпләү турындагы яңалыклар барыбызны да кызыксындыра. Пенсия фонды идарәсе начальнигы Зөлфия БАКАСОВАдан күпләрегезне кызыксындырган кайбер сорауларга ачыклык кертүен сорадык.
- Зөлфия Шамилевна, пенсияне яңа формула белән исәпләүгә күчү нигә кирәк булды?
- Бүген хезмәт пенсиясенең күләме, беренче чиратта, эш бирүченең мәҗбүри пенсия страхованиесе системасына хезмәткәр өчен күчереп бара торган страховой взносларга бәйле. Хәзерге пенсия формуласы буенча хезмәт стажы нигездә пенсия күләменә тәэсир итми. Шуңа күрә бүген пенсия күләме аз стажлы кешенеке дә күп еллар эшләгән апа-абыйныкы белән бертигез булырга мөмкин. Ә бу күпләрдә ризасызлык тудыра, әлбәттә. Ә пенсия исәпләүнең 2015 елдан гамәлгә кертеләчәк яңа тәртибе бу гаделсезлекне бетерәчәк. Ул страховой стажны күтәрүгә кызыксындыру уятачак.
- Яңа тәртип буенча пенсия исәпләүгә нәрсә тәэсир итәчәк?
- Иң беренче, хезмәт хакы күләме: ул югары булган саен пенсия дә күбрәк булачак. Ләкин шунысын да истә тотарга кирәк, әгәр эш бирүчең сиңа югары хезмәт хакын конвертта гына биреп бара, ә мәҗбүри пенсия страхованиесе системасына взносны тиенләп кенә күчерә икән, кулга алган югары хезмәт хакың пенсия капиталын исәпләгәндә чутланмый. Димәк, кулыңа конвертта шактый акча алсаң да, взнос күчерелмәсә, пенсияң түбән булачак.
Гражданның страховой стажы озаграк булган саен пенсия хокуклары да күбрәк булачак. Һәр хезмәт елы өчен билгеле күләмдәге пенсия коэффициенты исәпләнәчәк.
Шулай ук хезмәт пенсиясен билгеләүгә мөрәҗәгать итү яше дә пенсия күләменә тәэсир итәчәк. Лаеклы ялга чыгу яшенә җиткәннән соң пенсия алуга мөрәҗәгать иткәнгә кадәрге һәр ел өчен пенсия артып барачак.
Яңа кагыйдәләр буенча пенсия исәпләгәндә армиядә хезмәт иткән, сабыйны һәм инвалид баланы, 80 яшьтән узган өлкәннәрне караган еллар стажга кертеләчәк.
- Пенсияне яңача исәпли башлагач, картлык буенча хезмәт пенсиясе нинди өлешләрдән торачак?
- Картлык буенча пенсия страховой һәм тупланма пенсияләрдән торачак.
- Яңа формула буенча исәпли башлагач страховой взносларны кайсы пенсиягә күбрәк күчерергә соң?
- 1967 елда һәм аннан соңрак туган гражданнарга 2014-2015 елларда хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә страховой взносны сайлау мөмкинлеге тудырыла. Хәзергечә 6 процент күчерергә мөмкин йә бөтенләй тупланма өлешенә күчермәсәң дә булачак. Тупланма өлешкә взносны күбрәк күчерсәгез, страховой пенсия кими. Шунысын истә тотыгыз, ел саен индексацияләнү хисабына страховой пенсия арта барачак. Ә тупланма пенсия дәүләт тарафыннан индексацияләнми. Бу төр пенсия Пенсия фондыннан дәүләтнеке булмаган пенсия фондына яки идарәче компаниягә тапшырыла һәм алар тарафыннан финанс базарында инвестицияләнә. Тупланма пенсиянең керем алуы аларны инвестицияләүгә бәйле, кайчакта ул зыянга гына эшләргә дә мөмкин. Мондый очракта тупланма пенсия бер дә артмый.
Әгәр гражданин пенсия тупланмалары җыюдан баш тарта икән, 22 процент страховой взнос тарифы пенсиянең страховой өлешенә җибәреләчәк. Аның 6 процентын тупланма өлешкә җибәрсәгез дә була. Бу ике юлны сайлау мөмкинлеге 2015 елның 31 декабренә кадәр озайтылды. Пенсиянең тупланма өлешеннән баш тартырга теләсәгез, шушы көнгә кадәр Пенсия фонды идарәсенә гариза язарга кирәк.
- Хезмәт пенсиясе алу өчен ничә ел стаж кирәк?
- 2024 елдан картлык буенча хезмәт пенсиясе алу өчен минималь стаж 15 елга җитәчәк. 2015 елда ул 6 ел булачак һәм ел саен бер елга артып барачак.
- Ә 2024 елга минималь стажың 15 елга тулмаса...
- Ул чагында ирләр - 65, хатын-кызлар 60 яшьтә Пенсия фонды идарәсенә социаль пенсия сорап мөрәҗәгать итә алалар.
Әгәр гражданин инвалид икән, стажы бер генә көн булса да страховой яки социаль пенсия билгеләнә.
- Пенсия яше арта дигән имеш-мимешләр буенча нәрсә әйтә аласыз?
- Пенсия яше артмаячак. Шул ук вакытта пенсиягә соңрак чыгу мөмкинлеге булачак. Яңа кагыйдәләр буенча пенсиягә мөрәҗәгать итүне кичектереп торырга мөмкин. Бу - шул рәвешле пенсия күләмен арттырырга мөмкин дигән сүз. Пенсия яше җитеп тә пенсия алуга мөрәҗәгать итмичә эшләсәң, һәр эшләгән ел өчен страховой һәм тупланма өлешләре артып барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев