Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Пенсияңне үзең исәплә

"Әгерҗе хәбәрләре"нең 53 санында Пенсия фонды идарәсе начальнигы Зөлфия Бакасованың "Озаграк эшләсәң, пенсияң дә күп була" дигән язмасында "пенсия калькуляторы" буенча пенсия күләмен исәпләп күрсәтергә вәгъдә биргән идек. Пенсия калькуляторы: нәрсә ул? Бу төшенчә картлык буенча хезмәт пенсиясен шартлы рәвештә исәпләү дигәнне аңлата. Ул 2015 елның 1 январеннан гамәлгә керәчәк....


"Әгерҗе хәбәрләре"нең 53 санында Пенсия фонды идарәсе начальнигы Зөлфия Бакасованың "Озаграк эшләсәң, пенсияң дә күп була" дигән язмасында "пенсия калькуляторы" буенча пенсия күләмен исәпләп күрсәтергә вәгъдә биргән идек.

Пенсия калькуляторы: нәрсә ул?
Бу төшенчә картлык буенча хезмәт пенсиясен шартлы рәвештә исәпләү дигәнне аңлата. Ул 2015 елның 1 январеннан гамәлгә керәчәк. Әлеге калькулятор нигезендә һәркем булачак пенсиясен үзе исәпли ала.
Аны ничек исәпләргә соң?
Моның өчен РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының www.rosmintrud.ru, РФ Пенсия фондының www.pfrf.ru, ТР буенча Пенсия фонды бүлекчәсенең www.pfrrt.ru сайтларына кереп 8 сорауга җавап бирергә һәм "рассчитать" дигән язуга басарга кирәк. Һәр сорау янында комментарийлар бирелгән. Калькулятор шунда ук булачак пенсияне исәпләп чыгара. Әмма шуны онытмагыз: барлык исәпләүләр 2013 елгы социаль-икътисади күрсәткечләрне файдаланып, гамәлдәге саннар нигезендә башкарыла.
Шулай итеп, армиядә хезмәт итү, бала белән өйдә утыруның хезмәт пенсиясенә ничек тәэсир итүен, 30-35 еллык хезмәт стажы булганда һәм соңрак пенсиягә чыккан очракта якынча күпме пенсия алачагыгызны үзегез исәпләп карагыз.
Калькулятор түбәндәге очракларда пенсия күләмен исәпләүгә билгеләнмәгән:
- хәзерге пенсионерларга;
- пенсиягә чыгарга өч ел калган гражданнарга;
- инвалидларга, эшкә сәләтсез һәм туендыручысын югалткан гражданнарга;
- хәрбиләргә;
- шәхси эшмәкәрләргә;
- вакытыннан алда пенсиягә чыгарга хокуклары булган сәламәтлеккә зыянлы эштә эшләүчеләргә.
Әйдәгез, хәзер бер мисал нигезендә булачак пенсияне исәпләп карыйбыз:
1. Сез ир-атмы, хатын-кызмы?
- хатын-кыз. Туган елыгыз? - 1973.
2. Сез ничә ел хәрби хезмәттә булдыгыз яки булырга телисез?
- 0.
3. Ничә балагыз булуын телисез?
- 1.
4. Һәр балагыз белән ничә ел өйдә утырырга планлаштырасыз?
- 2.
Искәрмә: яңа пенсия формуласында балага 1,5 яшь тулганчы өйдә утыру стажга кертелә.
5. Хезмәт эшчәнлеге башланганнан алып пенсиягә чыкканчы ничә ел эшләргә планлаштырасыз?
- 32.
6. Пенсия яшенә җиткәннән соң, хезмәт пенсиясен билгеләтү өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итмичә ничә ел эшләргә әзер?
- 3.
7. Сезнең тарифыгыз нинди?
1967 елгы һәм яшьрәк гражданнар өчен:
- 2%
8. Сезнең хезмәт хакыгыз?
- 12 мең сум.
Нәтиҗә: яңа формула буенча хезмәт пенсиясе күләме 9530 сум тәшкил итә. Шул исәптән, иминият пенсиясе - 9050, тупланма пенсия - 480 сум.
Гомуми стаж - 36,5 ел.
Гамәлдәге формула буенча хезмәт пенсиясе күләме - 7888 сум.
Аерма: 1641 сум (21%).
Киләчәк пенсиягезнең күләмен югарыда күрсәтелгән сайтларга кереп үзегез исәпләп карагыз. Аерманы үзегез дә сизәрсез.
Пенсия фонды идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев