Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Пенсионерлар да укый

Әле узган атнада гына ирле-хатынлы пенсионерлар "Узган ел пенсионерларны компьютерга өйрәткәндә авырып, укый алмаган идек. Быел да укытмыйлармы икән?" дип редакциягә мөрәҗәгать иткәннәр иде. Ул чакта аларның соравына төгәл генә җавап бирә алмадык. Ә менә бу атна башында Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча Татарстанда өлкәннәрне компьютер нигезләренә өйрәтү буенча "Интернет-Долголетие"...

Әле узган атнада гына ирле-хатынлы пенсионерлар "Узган ел пенсионерларны компьютерга өйрәткәндә авырып, укый алмаган идек. Быел да укытмыйлармы икән?" дип редакциягә мөрәҗәгать иткәннәр иде. Ул чакта аларның соравына төгәл генә җавап бирә алмадык. Ә менә бу атна башында Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча Татарстанда өлкәннәрне компьютер нигезләренә өйрәтү буенча "Интернет-Долголетие" проектына старт бирелүе турында хәбәр иттеләр. Бу эшне оештыру быел Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына тапшырылганлыктан, безнең районда пенсионерларны өйрәтү ничек оештырылачагын аңлатуын сорап, Менделеев мәшгульлек үзәгенең Әгерҗе филиалы мөдире Әхсән Кәлимуллинга мөрәҗәгать иттек.
- Әхсән Фатыйхович, пенсионерлар да хәзер заманнан артта калмаска тырышалар. Сез теләүчеләрнең барысын да компьютерга өйрәтә алачаксызмы?
- Татарстанда барлыгы 10 мең пенсионерны өйрәтәчәкләр. Ә безнең районда 90 пенсионерга бушлай компьютер курсларын үтәргә мөмкинлек бирелә. Моның өчен республика бюджетыннан һәр өлкән кешене өйрәтү өчен 1100әр сум акча бүленә. Без укуларны ике төркемдә оештырачакбыз. Беренче төркемдә шәһәрдә яшәүче 45 пенсионер өчен укулар 2нче мәктәп базасында 1 февральдә башлана. Икенче төркемдә 45 авыл пенсионеры Тирсә, Кадыбаш, Красный бор мәктәпләре базасында 1 апрельдән укырга керешә. Бу мәктәпләрдә күрше-тирә авыллардагы пенсионерлар да укый ала. Дәресләр пенсионерлар өчен уңайлы вакытта, аларның теләкләрен искә алып үткәреләчәк. Уку 72 сәгатькә исәпләнгән. Укулар барышында авырып китсәгез дә, сәламәтләнгәч, укуыгызны дәвам итә аласыз.
- Пенсионерларны нигездә нәрсәгә өйрәтәчәкләр?
- Уку барышында өлкәннәр персональ компьютер турында белешмә алачак, Интернет челтәре, электрон почта белән эшләргә, дәүләт хезмәтләреннән файдаланырга өйрәнә. Мәсәлән, өйдән торып кына Интернет челтәре аша коммуналь хезмәтләргә түләү серләренә, яшьтәшләре белән танышу, аралашу мөмкинлекләренә төшенәчәкләр. Гомумән, Интернет аша үзләренә кирәкле теләсә нинди мәгълүмат алырга өйрәнү мөмкинлеге биреләчәк.
- Бүген, бушлай сыр тәбедә генә булган заманда, компьютерга бушлай өйрәнүдән нинди категория гражданнар файдалана ала?
- Картлык, инвалидлык, караучысын югалту буенча хезмәт пенсиясе, тиешле еллар эшләп (за выслугу лет) дәүләт пенсиясе алучылар, пенсия яшень якышлашып, эшсез буларак теркәллгәннәр бушлай компьютерда эшләргә өйрәнә алалар.
- Моның өчен кайда мөрәҗәгать итәргә?
- Шәһәр пенсионерлары өчен укулар башланырга аз вакыт калды. 1 февральгә кадәр безнең филиалга (Сәетов урамы, 8а йорты) паспорт, пенсия таныклыгы белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ә авыл пенсионерлары авыл җирлекләре Советына мөрәҗәгать итә ала. Мөмкинлегегез булса, бу документларның күчермәсен дә алып килегез. Белешмәләр өчен телефон 21073.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев