Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Пенсионерлар – Казанда олимпиадада

    Татарстанда кышын старт алган "Интернет - Озак яшәү" проекты ахырына якынлаша. Әлеге проект кысаларында компьютер серләренә төшенгән хөрмәтле пенсионерларга озакламый сертификат тапшырылачак. Ә күптән түгел Казанда өченче буын вәкилләренең I Республика IT-олимпиадасы үтте. Олимпиадада Татарстанның барлык районнарыннан да делегатлар - 100дән артык пенсионер катнашты. Безнең район данын Әгерҗедән Римма Замалиева...

    Татарстанда кышын старт алган "Интернет - Озак яшәү" проекты ахырына якынлаша. Әлеге проект кысаларында компьютер серләренә төшенгән хөрмәтле пенсионерларга озакламый сертификат тапшырылачак. Ә күптән түгел Казанда өченче буын вәкилләренең I Республика IT-олимпиадасы үтте.
    Олимпиадада Татарстанның барлык районнарыннан да делегатлар - 100дән артык пенсионер катнашты. Безнең район данын Әгерҗедән Римма Замалиева һәм Красный бордан Николай Ефимов яклады.
    Олимпиада ике көн дәвам итте. Катнашучылар өчен бай эчтәлекле, кызыклы программа әзерләнгән иде. Беренче көнне "Ливадия" санаториена урнашканнан соң, башта Казан буйлап сәяхәт оештырылды, аннан концерт карадылар. Пенсионерлар бу көнне бер-берсе белән танышырга да, аралашырга да өлгерделәр.
    Икенче көнне аларны компьютер буенча белемнәрен сынау көтә иде. Башта пенсионерлар олимпиада узачак IT-парк буйлап сәяхәт иттеләр, төрле программалар уйлап табучылар белән таныштылар, замана техникасы могҗизаларын күрделәр. Олимпиадада биремнәр төрледән-төрле иде. Пенсионерлар компьютерда 9 Майга виртуаль открытка ясау осталыкларын да күрсәттеләр, дусларына Казан турында хат та яздылар, атналык чыгымнарны күрсәткән таблица да төзеделәр, дәүләт хезмәтләре порталына сорау да юлладылар...
    Призерларга бүләкләрне әлеге бәйгене оештыручы - ТРның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы әзерләгән иде. Аларны министр Айрат Шәфигуллин тапшырды. Олимпиадада катнашучыларны Премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева һәм ТРның социаль мәсьәләләр буенча Президент киңәшчесе Татьяна Ларионова да сәламләде. Җиңүчеләргә ноутбуклар, призерларга электрон җиһазлар алу өчен сертификатлар, ә барлык катнашучыларга компьютер мышкалары, модем һәм флэшкалар бүләк иттеләр.
    Безнең район пенсионерларына әлегә призлы урыннар яулау насыйп булмаса да, алар сәяхәттән бик канәгать булып кайттылар. "Озак вакытлар истә сакланыр әле бу пенсионерлар олимпиадасы, Казан буйлап сәяхәт. Благовещение соборында, Кол Шәриф мәчетендә булдык, дөнъядагы иң зур Коръәнне күрдек. Универсиада объектлары буйлап сәяхәт кылдык. IT-паркны да таң калып карап йөрдек. Без 50-60 кешегә исәпләнгән зур лифтларда күтәрелдек. Ә бу бина артында искиткеч матур күренеш! Яшь артистларга үзем бәйләп алып барган этне бүләк итүемә дә сөенеп бетә алмыйм. Ә кичен безнең үзебезне зур бүләк көтә иде: ул - Татарстаннаың танылган артистлары чыгышы.
    Әле ярый, компьютерга өйрәнү курсларына йөргәнмен. Мин инде 11 ел лаеклы ялда. Магнитогорскида яшәүче улым, Германиядә яшәүче туганнарым белән аралашу өчен компьютер сатып алдым. "Интернет-Озак яшәү" проектында катнашу безгә менә нинди зур мөмкинлекләр ачты. Аны оештыручыларга, бигрәк тә укытучыларыбыз Ринат һәм Татьяна Тимербаевларга зур рәхмәт", - дип тәэсирләре белән уртаклашты Римма Александровна.
    Ветеран ханымның бу сүзләре укырга беркайчан да соң түгеллеген тагын бер кат раслый. Пенсионерлар да, әнә шулай, заманнан калышмый компьютер серләренә өйрәнә хәзер.
    Екатерина САМСОНОВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 25 апрель 2018 - 13:10
      Цибульский Никита 7 лет, Архипенко Арина 7 лет, Г Тукай Дитя и мотылек
    • 25 апрель 2018 - 13:09
      Караяни Полина, 7 лет, Г Тукай Родная деревня
    Ночной режим