Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Пенсия фонды хезмәтләре бушлай күрсәтелә

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе соңгы араларда өченче буын вәкилләренә карата мошенниклык очракларының ешаюы турында хәбәр итә. Мошенниклар пенсионерларга пенсияләрен исәпләүнең дөреслеген, пенсия фонды органнарында түләүсез күрсәтелә торган хезмәтләрне шактый кыйммәт түләү хисабына тикшерергә тәкъдим итәләр.

Юридик хезмәтләр күрсәтә торган фирмалар шактый кыйммәт түләү хисабына пенсияләрне кабат исәпләүне сорап гариза язырга тәкъдим итеп, пенсионерларнын фикерләрен чуалталар. Әлеге тәкъдимгә ризалашып, гражданнар бәясе берничә мең сумга төшкән хезмәт күрсәтү турындагы килешү төзиләр.

Әлеге хезмәт, килешүдән күренгәнчә, документларны әзерләү hәм хокукый анализ ясаудан гыйбарәт. Ә чынлыкта исә гражданнар исеменнән Пенсия фондына гариза җибәрелә, ә гаризаның күчермәләре төрле контрольләүче органнар hәм ведомстваларга юллана дигәнне аңлата.

Әлеге төр гаризалар законнар җыелмасы нормалары кысаларында пенсия исәпләүнең дөрес булмавына бернинди дәлил китерелмичә языла. Гаризалар бер-береннән мөрәҗәгать итүче гражданнарның исем-фамилиясе hәм паспорт мәгълүматлары белән генә аерыла. Ә мошенниклар гражданнарга пенсияләрен арттырырга вәгъдә итәләр. Әлбәттә, бу хезмәт өчен шактый күләмдә түләргә кирәк.

Игътибар! Пенсия фонды органнарында барлык төр хезмәтләр дә тәләүсез күрсәтелә. Пенсия яки башка түләүләрнең күләме, яисә аларны исәпләүнең дөреслегенә кагылышлы шик туган очракта сез пенсия фонды сайтындагы Гражданинның шәхси кабинетында онлайн режимында үзегезне кызыксындырган мәгълумәтне таба аласыз. Сез шулай ук пенсия фонды территориаль органнарына да мөрәҗәгать итә ала аласыз.

Шикле очраклар булганда Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе татарстанлыларның (843) 279-27-27 телефоны буенча Россия фондының контакт узәгенә хәбәр итүен сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X