Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Пенсияләр тагын артты

1 апрельдән Әгерҗе районында 9253 пенсионерның хезмәт пенсиясе - 1,7, 895 кешенең социаль пенсиясе 17,1 процентка артты. Шулай итеп, илдә картлык буенча уртача хезмәт пенсиясе 11 мең тирәсе, социаль пенсия якынча 7 мең сум булды. Моннан тыш, ветераннарга, инвалидларга, радиация алган һәм кайбер башка категория гражданнарга айлык акчалата түләү (ЕДВ)...

1 апрельдән Әгерҗе районында 9253 пенсионерның хезмәт пенсиясе - 1,7, 895 кешенең социаль пенсиясе 17,1 процентка артты.

Шулай итеп, илдә картлык буенча уртача хезмәт пенсиясе 11 мең тирәсе, социаль пенсия якынча 7 мең сум булды. Моннан тыш, ветераннарга, инвалидларга, радиация алган һәм кайбер башка категория гражданнарга айлык акчалата түләү (ЕДВ) 5 процентка үсте. Бу районыбызда ЕДВ алучы 3140 гражданга кагыла.
Социаль хезмәтләр җыелмасына хокукы булган райондашыбызга да социаль ярдәм күрсәтү бәясе 5 процентка артты. Моңа кадәр социаль пакет бәясе 839,65 сум булса, 1 апрельдән ул 881,63 сумга җитте. Шуның
679,05 сумы -даруларга,
105,05 сумы - шифаханәгә юлламага,
97,53 сумы шәһәр яны поездларында бушлай йөрү өчен. Бу хезмәтләрдән файдаланып та, алардан баш тартып һәм аны тулысынча яки өлешчә акчага алыштырып та була. Әгәр сез хәзер социаль хезмәтләр урынына акчалата аласыз, ләкин киләчәктә яңадан хезмәтләр җыелмасына күчәргә теләсәгез яки быел гына бу хокукка ия булгансыз икән, 1 октябрьгә кадәр Пенсия фонды идарәсенә гариза язарга кирәк.
- Исегезгә төшереп үтәбез, социаль хезмәтләр җыелмасыннан федераль ташламаларга хокукы булган ветераннар, инвалидлар, бала инвалидларның, радиациядән зыян күрүчеләрнең аерым категорияләре файдалана ала. Бүген безнең районда социаль пакетка 3140 кешенең хокукы бар, - диде Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Раушания Яппарова.
Редакциягә пенсиясе яшәү минимумыннан да ким булганнарга өстәмә пенсия түләнәчәкме дип сорап шалтыратучылар да булды. Бу сорауга Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары болай дип җавап бирде:
-Татарстанда пенсионерның яшәү минимумы 2014 елга 5912 сум итеп билгеләнде. Узган ел ул 4870 сум иде. Әгәр эшләмәүче пенсионерның гомуми пенсиясе башка түләүләр белән бергә 5912 сумнан ким икән, аңа өстәмә социаль пенсия билгеләнә,- диде.
Быел пенсияләр тагын кайчан арта икән дигән сорауга әлегә төгәл җавап бирә алмыйбыз. Әмма шунысы билгеле, эшләүләрен дәвам итүче пенсионерларның август аенда пенсияләре автомат рәвештә артачак. Ә аның күләме эш белән тәэмин итүченең Пенсия фондына күчереп баручы взносларына бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев