Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Пермь Сабан туен әгерҗелелеләр ямьләде

Узган шимбәдә Әгерҗедән район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендәге 160 кешелек делегация Пермь крае Октябрь районы Енапаево авылында узган төбәк Сабан туены җыр-моңнары, татар, рус, удмурт, мари халыкларының дәртле биюләре белән бизәде. Моңа кадәр районыбыз үзешчәннәре ут күршеләребез Ижау, Сарапул шәһәрләрендә Татарстанны тәкъдим итсәләр, быел мондый бәхет Пермь өлкәсенә елмайды. Оештыручылар...

Узган шимбәдә Әгерҗедән район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендәге 160 кешелек делегация Пермь крае Октябрь районы Енапаево авылында узган төбәк Сабан туены җыр-моңнары, татар, рус, удмурт, мари халыкларының дәртле биюләре белән бизәде.

Моңа кадәр районыбыз үзешчәннәре ут күршеләребез Ижау, Сарапул шәһәрләрендә Татарстанны тәкъдим итсәләр, быел мондый бәхет Пермь өлкәсенә елмайды. Оештыручылар да, җырчы-биючеләр дә әлеге бәйрәмгә ныклап әзерләнделәр.

Әнә, өч автобус юлга чыгарга җыена. Уен кораллары, сәхнә костюмнары, ашау-эчү, халык белән шыплап тулган алар. Хәтта тере балыкларга кадәр бар. Аларын Девәтернәдән Фәнис Арсланов тоткан.

- Сабантуй мәйданының бер өлешен бик матур күл бизәп торачак. Менә шул күлгә җибәрәчәк балыклар алар, - диде Фәнис.

Енапаево авылының Сабантуй мәйданында эш төнлә дә туктап тормаган. Безнең алтын куллы егетләр төн йокламый мәйданчык әзерләгәннәр. Әнә, нинди зур капкаларны торгызып куйганнар. Анда сезне Әгерҗе җире сәламли дип бик матур плакат элгәннәр. Тукайның 130 еллыгына багышлап районыбызның данлыклы рәссамы Камил Мөхәммәтшин ясаган Тукай портреты, Су анасы, Шүрәле, аның тагын бик күп рәсемнәре мәйданчыкка үзгә ямь өстәп тора. Менә монда кул эшләре остасы Эльвира Вәлиеваның эшләнмәләре. Аннан Әгерҗе тарихына багышланган стендлар. Менә бу урында китапханә кызлары районыбыз язучыларның китапларыннан күргәзмә оештырганнар. Татар, рус, мари, удмурт өйләрендә милли ризыклар, дәртле җырлар белән кунакларны каршы алырга җыеналар.

Төп мәйданда Сабантуй башланганчы, районыбыз үзешчәннәре безнең районга билгеләнгән мәйданчыкта бик матур концерт тәкъдим иттеләр. Марс Гатауллин, Ләйсән Тимуршина, Елена Скворцова, Алексей Казанкин, Марсилә Муллахмәтова, Виктор Власов, Наил Таҗиев, Илсур Сабирҗанов, Юрий Николаев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Арслановның җырларын, өр-яңа сәхнә костюмнарыннан чыгыш ясаган "Көмеш телле гармун" ансамбле егетләре, удмуртларның "Инвис", мариларның "Кадрәк сем", "Эр ужара" коллективлары, районыбызның "Мирас" ветеран үзешчәннәр ансамбле чыгышларын, Алена Самарцева һәм Илина Мостафина җитәкчелегендәге "Драже","We dance" коллективлары биюләрен бик җылы кабул иттеләр. Тамашачылар да түзмәде, безнекеләргә кушылып рәхәтләнеп биеде, җырлады бу көнне.

Пермь крае губернаторы Виктор Басаргинны һәм башка олы кунакларны район башлыгы Валерий Макаров каршы алды. Милли ризыгыбыз чәкчәктән авыз иткәч, кунаклар әгерҗелеләр ясаган мәйданчык буйлап үттеләр, артистларыбыз аларны дәртле җыр-биюләре белән озатып калды. Кыска гына вакыт эчендә районыбыз тарихы, аның күренекле шәхесләре белән таныштырдылар, төрле милләт халыкларының ризыкларын тәкъдим иттеләр. Кунаклар безнең мәйданчыкка югары бәя бирде. Төп мәйданда Валерий Владимирович Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Сабантуй котлавын җиткерде. Артистларыбыз анда да дәртле чыгышлары белән шаккатырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев