Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Әпипә“ – Россиянең рекордлар китабында

Узган атнада "Ак Барс" иминият компаниясе үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтте. Казанда "Тулпар" стадионында узган бәйрәм тантанасына "Ак Барс" компаниясенең Әгерҗедәге җитәкчесе Лилия Галләмшина җитәкчелегендә "Ак Барс-Мед" хезмәткәрләре, страховой агентлар һәм клиентлардан торган делегеция барды. Бәйрәм бик матур оештырылган иде, төрле уеннарда көч сынашып вакытның узганы да сизелмәде. Бәйрәм...

Узган атнада "Ак Барс" иминият компаниясе үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Казанда "Тулпар" стадионында узган бәйрәм тантанасына "Ак Барс" компаниясенең Әгерҗедәге җитәкчесе Лилия Галләмшина җитәкчелегендә "Ак Барс-Мед" хезмәткәрләре, страховой агентлар һәм клиентлардан торган делегеция барды. Бәйрәм бик матур оештырылган иде, төрле уеннарда көч сынашып вакытның узганы да сизелмәде. Бәйрәм кунаклары мылтыктан да аттылар, көрәшеп тә карадылар, боулинг, шахмат, кикер, теннис, домино да уйнадылар... Иң кызыклысы шул булды, бәйрәмгә килгән 1500гә якын кеше компаниянең тере "ABS" логотибын ясады, аннан соң барысы бергә "Әпипә"не биеде.
Ә бию хәрәкәтләрен өйрәнергә алдан ук әйтелгән иде. Рәт-рәт булып тезелгән компания вәкилләренең "Әпипә" көенә тип-тигез хәрәкәтләр ясавын күзәтү аеруча матур булды. 1500 кешенең берьюлы татар халык биюен башкарганын күргән юк иде. Бәйрәмгә килгән Россиянең рекордлар китабы редакторы Алексей Свистунов та:
- Татарстан шаккатыра белә ул. Узган җәйдә Универсиада уеннары белән сокландырды, быел менә күпме халыкны "Әпипә"гә бастырды, - диде.
- "Бас кызым, Әпипә"не ике атнага якын өйрәндек. Тырышлыгыбыз бушка китмәде. Алты минут дәвамында тигез хәрәкәтләр ясау җиңел булмаса да, без үзебезнең булдыра алганлыгыбызны күрсәттек. Ә, гомумән алганда, бәйрәм бик ошады. "Зөләйлә", "Хитобои" төркемнәре, Кубадан килгән Эльма София Перес җырларына аяклар талганчы биедек, - диде менеджер Елена Шакирова.
- Бәйрәмнән бик сөенеп кайттык. Авылларда эшләүче агентларыбыз ял итте, барыбыз бергә күңел ачтык. Рәхәтләнеп уйнадык та, биедек тә, - диде Лилия Галләмшина.
Ә "Ак Барс Мед" компаниясе хезмәткәре Ирина Казанкина бәйрәм тантанасында Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев