Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Пиротехниканы ипподромда гына шартлатыгыз

Шәһәр Советы башкарма комитеты җитәкчесе Әгерҗе шәһәрендә пиротехник әйберләрне куллану турында карар кабул итте. Яңа ел бәйрәмнәрендә пиротехник әйберләрне фәкать ипподромда, ягъни Сабан туе була торган мәйданда гына кулланырга рөхсәт ителә. Кайберәүләр аптырап киткәннәрдер. Ничек инде Яңа ел кичендә һәм төнендә пиротехник әйберләрне шартлату яки яндыру өчен ипподромга барырга тиешме...

Шәһәр Советы башкарма комитеты җитәкчесе Әгерҗе шәһәрендә пиротехник әйберләрне куллану турында карар кабул итте. Яңа ел бәйрәмнәрендә пиротехник әйберләрне фәкать ипподромда, ягъни Сабан туе була торган мәйданда гына кулланырга рөхсәт ителә.

Кайберәүләр аптырап киткәннәрдер. Ничек инде Яңа ел кичендә һәм төнендә пиротехник әйберләрне шартлату яки яндыру өчен ипподромга барырга тиешме инде без диярләр. Ә мондый карар кабул итү юктан гына килеп чыкмады. Яңа ел төнендә шәһәребез урамнарында йөрергә куркыныч була башлады, әле монда, әле тегендә шартлау тавышларыннан куркып, үзеңне яу кырында кебек хис итәсең. "Бомбалар" аяк астында ук шартласа, куркудан телсез калуың мөмкин. Бигрәк тә өлкәннәр, сабыйлар бер-бер артлы шартлаган тавышларны ишетеп куркуга калалар. Шуңа күрә янгын куркынычсызлыгын һәм гражданнарның сәламәтлеген, тынычлыгын тәэмин итү өчен пиротехник әйберләрне шәһәрдән читтәрәк урында - ипподромда кулланырга рөхсәт итү турында карар кабул ителде дә инде.
Бөтен Татарстан территориясендә дә пиротехник әйберләрне билгеләнгән урыннарда гына кулланачаклар. Сүз уңаеннан, миллионнан артык халкы булган Казанда фәкать өч урында гына пиротехник әйберләр кулланырга рөхсәт ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев