Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Питрауларда йөреп кайттык

    Безнең якларда кичтән башланып иртәнге өчләргә кадәр дәвам иткән һәм 50 меңнән артык төрле милләт халкын җыйган мондый зур бәйрәмнең булганы юк. Мамадыштан керәшеннәрнең Питрау бәйрәменнән кайтканда күпләребез "нишләп моңарчы бармадык икән?" дип үкенеп куйды. Танышлардан "Мамадыш районындагы Җөри авылында Питрау бәйрәме Казан Сабан туеннан дә матуррак була "дигәннәрен ишеткән...


    Безнең якларда кичтән башланып иртәнге өчләргә кадәр дәвам иткән һәм 50 меңнән артык төрле милләт халкын җыйган мондый зур бәйрәмнең булганы юк. Мамадыштан керәшеннәрнең Питрау бәйрәменнән кайтканда күпләребез "нишләп моңарчы бармадык икән?" дип үкенеп куйды.

    Танышлардан "Мамадыш районындагы Җөри авылында Питрау бәйрәме Казан Сабан туеннан дә матуррак була "дигәннәрен ишеткән булса да, бу кадәр үк шәп дип күз алдына китерә алмый идек. Менә узган җомгада без, "Әгерҗе хәбәрләре" хезмәткәрләре һәм газетабызның иң актив хәбәрчеләре Питрауны үз күзләребез белән күреп кайттык. Төн уртасында кайтыр юлга чыкканда ук, анда алган тәэсирләрдән айный алмыйча, киләсе елга унбишенче тапкыр үткәреләчәк Питрау бәйрәменә бару теләге уянды. Алдан ук әйтеп куям, мөмкинлегегез булса, ара ерак дип тормагыз, алдагы елларда Мамадыш районының визит карточкасына әйләнгән Питрау бәйрәменә барыгыз, һич тә үкенмәссез.
    Узган җомгада православныйлар изге апостоллар Петр һәм Павелны искә алдылар һәм ул көн Петр көне дип атала. Ә керәшеннәр аны Питрау бәйрәме дип йөртәләр. "Совет заманында бөтен диннәрне тыйган заманда да безнең керәшен халкы үзенең борынгы йолаларын, традицияләрен, иң зур бәйрәмебез Питрауны саклап кала алды. Бу көнне гадәттә керәшеннәр туган-тумачаның хәлен белешә, мәрхүмнәрне зиярәт кыла, ә кичен җыелышып күңел ача иде. Туганлык хисе - керәшенннәр өчен иң изге, кадерле тойгы. Бу борынгы бәйрәмебез элек-электән туганнарны тагын да берләштерә, якынайта иде, бу хәзер дә шулай. Быел да әнә күпме карендәшләребезне бер мәйданга җыйды безнең Питрау!"дип зур горурлык белән әйтте Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров Тырлау аланына бәйрәмгә килгәч.
    Биредә кунакларны милли киемнәр, такыялар кигән керәшен кызлары һәм әбиләренең "Арулармы сез, туганнар!"дип каршылаулары ук күңелләргә сары май булып ятты. Балтач, Кайбыч, Менделеев районнарыннан, Чиләбе, Башкортостан, Мордовиядән килгән керәшеннәр үзләренең кунак ихаталарында һәркемне чәй, күзикмәк, җиләк пирогы, салкын катык белән сыйладылар. Кичке биштә башланып, иртәнге сәгать өчләргә кадәр дәвам иткән бәйрәм барышында ниләр генә күрмәдек?! Күңелгә иң ошаганы, әлбәттә, керәшен халкының җыр-моңы, төрле уен-ярышлар, Универсиадага багышланган кул эшләре күргәзмәсе булды. Әнә бу почмакта керәшен шагыйре Гәрәй Рәхим дару үләннәре җыю, алардан йөз төрле чиргә дәва бирүче төнәтмәләр әзерләү серләре белән уртаклаша. Димче почмагында дару үләннәре белән дәвалаучы, им-том белүче, яучы Аграфена Васильева кәләш, кияү табарга ярдәм итә. Ә бу сәхнәдә "Керәшен чибәре"бәйгесендә катнашучы 12 кыз һәркемне үзләренә каратып торалар. Монда исә палас сугарга, чүлмәк ясарга өйрәтәләр. Керәшеннәрнең сәхнә йолдызлары Венера Ганиева, Лидия Әхмәтова, Виталий Агапов, Георгий Ибушев һәм үзешчәннәр керәшен җырларын, такмакларын яңгыратканда аяклар үзеннән-үзе тыпырдый башлый. Раяз Фасыйхов, Илназ Баһ, Илнар Сәйфиев, Рәсим Низамов белән беррәттән Кырындының җырчы егете Венер Сәлимов та зур сәхнәгә чыккач, райондашыбыз өчен горулык хисләре туды. Спорт уеннары мәйданында комментатор вазифасын танылган артист Җәвит Шакировның алып баруы да үзе ни тора!
    Бездәге Сабан туеннан аермалы буларак, елга өстендәге бүрәнәдә капчык сугышы, судан кул белән балык тоту, хатын-кызлар көрәше, аяк көрәше кебек уеннар тамашачыны да, катнашырга теләүчеләрне дә бик күп җыйды . Әгерҗе гимназиясе укытучысы Әлфинә Ризванова, берничә ярышта катнашып, Питрау бүләкләре дә алып кайтты. Ә көрәш мәйданындагы өч батыр бу төнне бүләккә алган җиңел машиналарында кайтып китте.
    Берничә ел инде бу гаҗәеп матур бәйрәмне тамаша кылырга килүче райондашларыбыз Наилә-Рәсил Нурмиевлар, Рафис-Роза Муллахмәтовлар белән мәйданда очрашкач, беравыздан: "Без Питрауны үзебезнең Сабан туен көткән кебек көтеп алабыз", - диделәр. Питрауда тәүге тапкыр катнашкан, моңа кадәр бик зур тамашалар, бәйрәмнәр күргән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та аптырап: "Нишләп мин моңа кадәр бу бәйрәмгә килмәдем икән? Искиткеч бит бу! Кечкенә генә Җөри авылында нинди зур бәйрәм! Питрауның даны республика чикләрен узып, башка өлкәләрдә яшәүче керәшеннәрне бирегә тартып алып килә алган икән, бу үзе күп нәрсә турында сөйли", - диде.
    Таңга кадәр дәвам иткән Питрау бәйрәме күңелләребездә әнә шулай гомергә онытылмас хисләр уятты. Безгә анда катнашу бәхете бүләк иткән Әгерҗе транспорт компаниясе җитәкчесе Илдус Нәбиуллинга мең рәхмәт!
    Рәмзия ЗАРИПОВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: