Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Плюс дүрт яки Әгерҗедә үзара салым җыю

Нинди арифметика бу дисезме? Узган ел авыл җирлекләрендә граҗданнардан җыелган үзара салым акчасының һәр бер сумына Татарстан Хөкүмәте дүртәр сум өстәде. Нәтиҗәдә, авыл җирлекләрендә бу акчага урамнар, зиратлар, чишмәләр, суүткәргечләр төзекләндерелде. "Әгерҗе шәһәре" берәмлеге Советы утырышында депутатлар быел Әгерҗе шәһәрендә дә үзара салым үткәрүгә гражданнарның ризалыгын алу өчен референдум үткәрү...

Нинди арифметика бу дисезме? Узган ел авыл җирлекләрендә граҗданнардан җыелган үзара салым акчасының һәр бер сумына Татарстан Хөкүмәте дүртәр сум өстәде. Нәтиҗәдә, авыл җирлекләрендә бу акчага урамнар, зиратлар, чишмәләр, суүткәргечләр төзекләндерелде. "Әгерҗе шәһәре" берәмлеге Советы утырышында депутатлар быел Әгерҗе шәһәрендә дә үзара салым үткәрүгә гражданнарның ризалыгын алу өчен референдум үткәрү турында карар кабул иттеләр.
Кемнең генә Әгерҗене матур, төзек, чиста итеп күрәсе килми икән?! Ләкин шәһәрдәге проблемаларны хәл итү өчен казнадагы акчаның гына җитмәве күпләрегезгә мәгълүм. Күпләр урамда ут янмаса да, юллар кардан чистартылмаса да, контейнерлардан чүп ишелеп төшсә дә, карт чаганнар басып китсә дә "түрәләр кая карый?" дип сүгәргә ярата. Ләкин түрәнең дә көнм саен туып торган проблемаларны бер селтәнүдә хәл итәргә тылсымлы таягы юк бит. Туган төбәгебезне төзек, чиста итү өчен халыкның үзенең дә активлыгы кирәк. Әнә шуны истә тотып, авыл җирлекләрендә саланың йөз төрле проблемаларын хәл итүдә халык та үз өлешен кертүне гамәлгә ашыра. Үзара салым авылларда элек тә бар иде. Ә хәзер референдумда халык ризалыгын алмыйча үзара салым җыеп булмый. Быел Әгерҗедә һәм авыл җирлекләрендә референдум 22 мартка билгеләнде. Бу көнне гражданнар, сайлау участокларына килеп, үзара салым җыюга ризалыкларын бирергә тиеш.
- Туган төбәге тормышына битараф булмаган район халкы бу мөһим чарада активлыгын күрсәтер дип ышанабыз. Бигрәк тә хәзер халыктан җыелган акчага Хөкүмәт дүрт тапкыр арттырып өстәгәндә ничек шуннан файдаланып калмаска?! Халыктан җыелган акча ныклы контрольдә булачак һәм ул фәкать шәһәр һәм авылларыбызны төзекләндерүгә тотылачак, - ди район башлыгы Валерий Макаров.
Әгерҗедә үзара салым җыюга багышланачак референдумны уздыру һәм аңа бәйле сорауларга җавап бирүен үтенеп, Әгерҗе шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Роман АЛЬЧИКОВка мөрәҗәгать итттек.
- Үзара салым күпме булачак?
- Референдумда катнашу хокукына ия булган 18 яшьтән узган гражданнардан 200әр сум үзара салым җыю планлаштырыла.
- Үзара салымнан азат ителүчеләр бармы?
- 80 яшьтән узган өлкәннәр, хәрби хезмәттә булган егетләр, көндезге бүлектә укучы студентлар, I һәм II группа инвалидлар үзара салымнан азат ителәләр.
- Халыктан җыелган акча нинди максатларда тотылачак?
- Әгерҗедә үзара салым акчасы көнкүреш калдыкларын җыя торган машина алуга, карт агачларны кисүгә, урамнарны яктыруга, зиратларны төзекләндерү эшләренә тотылачак.
- Халык бу акчаларның тотылышын контрольдә тота аламы?
- Әлбәттә. Шәһәр башкарма комитетында үзара салым акчасын контрольдә тотучы комиссия эшләячәк. Ел ахырында без бу акчаның нинди максатларда тотылуы турында исәп-хисап тотачакбыз.
- Халыктан бу акчаны җыю ничек оештырылачак?
- Әлегә үзара салымны җыю ысулы турында киңәш-табыш корабыз. Бу турыда бераз соңрак "Әгерҗе хәбәрләре" аша хәбәр итәрбез.
БЕЛЕШМӘ:
2014 елда районыбыздагы авыл җирлекләрендә граҗданнардан 1 миллион 600 мең сум үзара салым акчасы җыелды. Хөкүмәт шул акчага 6 миллион 400 мең сум өстәде.
Авылларда бу акчаларга урамнар, суүткәргечләр, чишмәләр төзекләндерелде. Быел авыл җирлекләрендә үзара салымны 200әр сумнан җыю турында сүз бара.
22 мартта авылларда һәм Әгерҗедә узачак референдумда үзара салым җыюга тавыш бирәчәкбез.
Үзара салым турындагы фикерләрегезне 22962 телефонына шалтыратып йә agr-vesti@mail.ru электрон адресына язып җибәрә аласыз.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев