Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Поезд-могҗиза

Узган атнада Әгерҗегә "Россия тимер юллары"ның күчмә күргәзмә-лекция комплексы килде. Көндезге 12дән алып 4кә кадәр күргәзмә поездны 700дән артык кеше карады. Әлеге махсус поездны күргәзмәгә әзерләүдә 150 кеше катнашкан. Ә Россия шәһәрләре буйлап беренче рейска ул инде 4 августта чыккан булган. 5 ай эчендә бу поезд илебезнең 60 шәһәрендә булырга...

Узган атнада Әгерҗегә "Россия тимер юллары"ның күчмә күргәзмә-лекция комплексы килде. Көндезге 12дән алып 4кә кадәр күргәзмә поездны 700дән артык кеше карады.
Әлеге махсус поездны күргәзмәгә әзерләүдә 150 кеше катнашкан. Ә Россия шәһәрләре буйлап беренче рейска ул инде 4 августта чыккан булган. 5 ай эчендә бу поезд илебезнең 60 шәһәрендә булырга өлгергән.
Әгерҗедә күргәзмә комплекска, беренчеләрдән булып, тимер юл һәм сугыш ветераны Михаил Пугачев килде. "Бөтен гомеремне тимер юлга багышлап, монда ничек килми калыйм инде?! Замана техникасын үз күзләрем белән күрәсем килде", - диде ветеран. Тышкы яктан әлеге поезд гадәтиләреннән берние белән дә аерылмый. Тик эчке ягы - кызыклы экспонатлы һәм заманча технологияле уникаль күргәзмә залы. Шулар арасында Байконур космодромындагы тимер юл комплексы макеты да бар. Төймәгә басуга, барысы да хәрәкәткә килә. 2нче шәһәр мәктәбенең 8 сыйныф укучылары әлеге механизмнарны зур канәгатьлек тойгылары белән хәрәкәткә китерделәр. Аларга поезд "йөртеп" һәм самолетны "утыртып" карау да насыйп булды. 3D-экрандагы юл һәм төшү мәйданы боларны чынбарлык итеп күз алдына китерергә ярдәм итте.
Укучыларда заманча яктылык техникасы җиһазлары да, һаваны зарарсызландыручы фильтр да, электрон әсбап та зур кызыксыну уятты. "Техника могҗизаларын караудан алган канәгатьләнү тойгыларын сүзләр белән генә аңлатырлык түгел. Рәхмәт сезгә!" дигән сүзләр язып калдырдалар алар бәя китабында.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев