Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Полиция хезмәткәре хатыны булу җиңелме?

Төнге кизү торулар, бертуктаусыз шалтыраган телефонга җавап бирүләр, аягөсте генә төшке ашны ашау, бәйрәмнәрдә дә хезмәт урынында булу... Бу сынауларны полиция хезмәткәрләре белән бергә аларның хатыннары да уза. Мондый тынгысыз хезмәткә кемдер түзә алмый, гаилә таркала, шулай да күп хатыннар полициядә эшләүче ирләренең ышанычлы тылы булып кала. Полиция хезмәткәрләренең һөнәри...

Төнге кизү торулар, бертуктаусыз шалтыраган телефонга җавап бирүләр, аягөсте генә төшке ашны ашау, бәйрәмнәрдә дә хезмәт урынында булу... Бу сынауларны полиция хезмәткәрләре белән бергә аларның хатыннары да уза. Мондый тынгысыз хезмәткә кемдер түзә алмый, гаилә таркала, шулай да күп хатыннар полициядә эшләүче ирләренең ышанычлы тылы булып кала. Полиция хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан аларның кайберләренә "полиция хезмәткәре хатыны булу җиңелме?" дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Минзифа МУСИНА, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге начальнигы Азат Мусинның тормыш иптәше: "Полициядә бары тик физик һәм рухи яктан көчле ир-егетләр генә эшли ала торгандыр. Чөнки аларга кайчак якыннары барлыгын да онытып, үзләрен тулысы белән тынгысыз хезмәтләренә багышларга туры килә. Шуңа да карамастан, мин үземне гаиләдә чын хатын-кыз, сөекле хатын итеп тоям. Форсаттан файдаланып, иремне һәм аның коллективын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм".

Әлфирә МУСИНА, бүлек начальнигы урынбасары Ринас Мусинның тормыш иптәше: "Сез Ринастан сорап карагыз әле: аңа Әгерҗе станциясендә хезмәтне саклау инженерының ире булу җиңелме икән? (көлә). Мин дә ирем кебек көннәр буе өйдә булмыйм. Аның кебек мине дә төн уртасында эшкә чакырырга мөмкиннәр. Бу очракта бер-береңне аңлау, сабыр, түзем булу гына гаиләне саклап кала, минемчә. Ринас - бик зирәк, акыллы, төпле фикерле. Аның киңәшләре эшемдә һәрчак ярдәм итә. Чөнки күп вакытта миңа тимер юлларда булган бәхетсезлек очракларын тикшерү эшләрендә катнашырга туры килә. Эштә беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен тренажер китергәч тә ирем аны бик тиз тәртипкә китерде.
Ә балаларыбыз кечкенәдән мөстәкыйль булдылар. Олы улыбыз Ринатка энесе Камилне балалар бакчасыннан алуны бик иртә ышанып тапшырдык. Ринатыбыз 7 яшьтән аш та, ботка да пешерә. Ә Камил камыр ашларына оста. Ирең алтын куллы, балаларың әнә шулай тырыш булганда, полицейский хатыны булу бер дә авыр түгел".

Альбина ГӘРӘЕВА, участок вәкилләре бүлекчәсе начальнигы Финәрис Гәрәевның тормыш иптәше: "Быел Финәриснең эчке эшләр органнарында эшли башлавына ун ел. Ә гаилә корып яшәвебезгә - тугыз ел. Шушы еллар эчендә бер генә тапкыр да Финәриснең өйгә начар кәеф белән кайтканын хәтерләмим. Эшендә нинди генә проблемалар булмасын, ул өйгә елмаеп кайтып керә. Шуңа күрә бүгенге көндә аңа шундый җаваплы, катлаулы вазифа йөкләнгән булуын без әллә ни тоймыйбыз да. Шулай да полиция хезмәткәре булып эшләү дәверендә аның тагын да сабыр, кешелекле, зирәк була баруын сизми мөмкин түгел. Яшермим: без аны өйдә сирәк күрәбез, бәйрәмнәрдә дә ул - эштә. Шул кыска гына арада да ул минем белән аралашырга да, 2 сыйныфтагы кызыбыз Диләрәнең укуы белән кызыксынырга да вакыт таба. Мин 3нче мәктәптә укытучы булып эшлим, сыйныф җитәкчесе дә. Укучыларым белән проблемалар килеп туганда, күп чакта киңәш сорап аңа мөрәҗәгать итәм. Шунда ук авыр хәлдән чыгу юлын табарга ярдәм итә Финәрис. Мордывыйда яшәүче әти-әниләребез янына кайтып килергә дә вакыт таба ул. Кыскасы, эшенә зур җаваплылык белән караучы, гаиләсе өчен дә ныклы терәк булып торучы полиция хезмәткәренең хатыны булуым белән канәгать мин".

Роза ШАКИРТОВА, өлкән тикшерүче Илнур Шакиртовның тормыш иптәше: "Мин Илнурның милициядә тынгысыз, авыр, катлаулы эштә эшләгәнен белеп кияүгә чыктым. Гаилә корып яши башлавыбызга быел 14 ел булды. Бик бәхетле яшибез дип курыкмыйча әйтә алам. Илнур белән эшебездә охшашлыклар бар. Икебез дә - күп еллар сменалы эштә. Мин - авырулар янына, ә ул җинаять кылучыларны тикшерергә ашыга. Ул - минем, мин аның эшен бик яхшы аңлыйбыз. Шуңа күрә эштә тоткарланган чакларда начар сүзләр әйтеп, көнләшеп бер-беребезнең кәефен төшермибез. Әлбәттә, тормыш булгач төрле вакытлар була. Әмма бер-береңә булган хөрмәт, ышану, түземлек авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Илнурны эштән балалар белән аны елмаеп каршы алабыз. Өйдә эш турында сөйләшмәскә тырышабыз, аның проблемалары һәрвакыт бүлектә "онытылып" кала. Бәлки эчтән генә борчылып, уйланып йөридер, әмма безгә сиздерми. Тыныч холыклы, бала җанлы кеше ул. Алнур белән Айгөлнең дәресләрен хәзерләтергә дә, өй эшләрен карарга да вакыт таба. Ә бәйрәмнәрне аның белән бик сирәк бергә үткәрәбез. Яңа ел, 8 Март, Сабантуйда әле ул, әле мин эштә булам. Ә менә елга бер килә торган Илнурның һөнәри бәйрәмендә без - һәрвакыт бергә. Бәйрәмең белән сине, кадерлем!".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев