Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Помидорның нинди сортын сайларга

Помидор - без аеруча яратып үстерә торган яшелчәләрнең берсе. Безнең якта нинди сортлар сыналган һәм яхшы үсә? Бу сорауны без һәвәскәр бакчачыларга бирдек. Гүзәлия СУНДУКОВА - Исәнбай: - Бакча сезонын әкренләп башладым инде. Иртә ашау өчен март башында "Белый налив" помидорын чәчтем. Ә икенче партияне ел саен 24 мартта чәчәм....

Помидор - без аеруча яратып үстерә торган яшелчәләрнең берсе. Безнең якта нинди сортлар сыналган һәм яхшы үсә? Бу сорауны без һәвәскәр бакчачыларга бирдек.

Гүзәлия СУНДУКОВА - Исәнбай:
- Бакча сезонын әкренләп башладым инде. Иртә ашау өчен март башында "Белый налив" помидорын чәчтем. Ә икенче партияне ел саен 24 мартта чәчәм. Мин 8-10 төрле орлык чәчүне хуп күрәм. Алар арасында күп еллар сыналган "Маруся", "Дебаро", "Бычье сердце"ның ике төре, "Малиновый", "Бочонок", "Морковный" сортлары бар. Аннан соң мин ел саен Чиләбедән почта аша төрле яңа орлыклар кайтартам. Менә быел "Безразмерный" дигән яңа сорт помидорны сынап карарга исәп бар. Үсентеләргә фәкать кар суы гына сибәм. Туфракка күчергәч тә сибәргә дип зур савытка кар тутырып куябыз. Мин помидорны ачык һавада үстерәм. Май аенда була торган суыклар тимәсен дип һәр төпкә капчык кидерәм. Иртәрәк ашарга дип ике төп "Зозуля" кыярын чүлмәккә утырттым инде, шытып чыкты. Ул безгә җәй буе ашарга җитә. Ә консервларга фәкать "Корнишоны" утыртам.

Рәшидә ЗӘЙНЕТДИНОВА - Әгерҗе:
- Мин помидорның "Волгоградский", "Космонавт Волков", "Дамские пальчики", "Виноградный" сортларын үз итәм. Помидорның бер партиясен 8 мартта, икенчесен 18-21 мартта чәчәм.

Галия ӘСКӘРОВА - Әгерҗе:
- Узган ел Ижаудагы туганым "Монгольский карлик" дигән помидор орлыгы биргән иде. Бик ошады ул миңа. Үстергәндә мәшәкате дә аз, помидоры да тәмле. Аны бәйлисе дә, ян сабакчыкларын өзәсе дә юк. Тамырдан чыккан 4-5 сабак җирдә аунап ята, шуларда байтак кына помидорлар барлыкка килә, сабагында ук кызаралар. Авырлыгы 200-250 грамм була. Помидорлары җирдә ятса да черми. Ашарга да менә дигән, консервларга да шәп. Сез дә быел "Монгольский карлик"ны үстереп карагыз әле, бер дә үкенмәссез. Безгә "Цунами" дигән помидор да бик ошый, тәмле дә, эре дә.

Рәсимә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА - Әгерҗе:
- Теплицада үстерәсе булгач, мин помидорны иртә чәчәм. "Медовый рай", "Бычье сердце" эре, итләч була. "Черри", "Москвичка" бик ошый. Барысы да үзебездә сыналган сортлар булгач, уңышы ничек булыр икән дип борчылып торасы юк.

Әгерҗедә бик күп дусларын, танышларын, элекке хезмәттәшләрен инде ничә еллар 1-1,5 килолы бик эре помидор орлыгы белән тәэмин итеп торучы хөрмәтле ветераныбыз Хәниф ага СОЛТАНОВка да шалтыраткан идек.
- И-и, кызлар, нәрсә булды быел, инде ничә еллар үзем әзерләп, ярты Әгерҗегә тараткан орлыкларым чыкмады бит. Шуңа эчем пошып йөргән көннәрем әле. Әллә башкаларга таратып, картлар әйтмешли, кул арты булды инде. Югыйсә, сораганнарга уңышы күп булсын дип чын күңелемнән бирә идем. Ул эре, итләч помидорның орлыгын Абхазиядән алып кайткан идем. Исемен дә белмим ул сортның. Аны үстергән күпме кешедән рәхмәт сүзләре ишетү бик рәхәт булды. Быел күз тиде, ахры.
А-у-у, Хәниф агадан әлеге помидор орлыгын алып үсентеләре яхшы чыккан дуслар, әйдәгез, быел сез уртаклашыгыз инде аны үстерүнең сере белән...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев