Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Пособиеләр исәпләүгә үзгәрешләр кертелә

ТР Министрлар Кабинеты карары белән балага айлык пособиене билгеләгәндә гаиләнең җан башына тигән керемен исәпләүдә үзгәрешләр кертелде. Бу үзгәрешләр турында сөйләвен үтенеп, республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең 2нче бүлекчәсе мөдире Эльвира Шәриповага мөрәҗәгать иттек. - Иң беренче үзгәреш гаиләнең составына карый. Ул гаиләдә җан башына тигән керемне исәпләү өчен кирәк....

ТР Министрлар Кабинеты карары белән балага айлык пособиене билгеләгәндә гаиләнең җан башына тигән керемен исәпләүдә үзгәрешләр кертелде. Бу үзгәрешләр турында сөйләвен үтенеп, республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең 2нче бүлекчәсе мөдире Эльвира Шәриповага мөрәҗәгать иттек.

- Иң беренче үзгәреш гаиләнең составына карый. Ул гаиләдә җан башына тигән керемне исәпләү өчен кирәк. Хәзер гаилә составына түбәндәге кешеләр кертелә: никахтагы һәм шул исәптән аерым яшәүче, шулай ук никахта булмаса да бергә яшәүче ата-аналар, аларның әти-әнисе яки аларның берсе белән яшәүче балигъ булмаган балалары. Бала ата-ананың берсе белән булса да бергә пропискада торырга тиеш.

Икенчесе - җан башына керемне исәпләү периоды үзгәрде. Гаиләнең җан башына тия торган уртача керемне исәпләү периоды хәзер гариза биргәннән соң соңгы алты айдан алына. Элек бу вакыт өч ай иде.

Өченче үзгәреш. Отпуск акчасына кагыла. Отпуск акчасы суммасы отпуск чорына килгән ай санына бүленә һәм җыелма керемдә исәпләнелә.

Дүртенчесе. Вакытлыча эшкә сәләтлелекне югалту буенча пособие шул айныкы исәпләнелә. Әмма йөклелек, бала туу буенча пособие әлеге отпускка туры килгән айлар санына бүленә һәм исәпләү периодына туры килгән айларга гына кагыла.

Бишенче үзгәреш эшмәкәрләргә кагыла. Эшмәкәр салым органнарына тапшырган документларда керем һәм чыгымнарны нуль дип куйса, эшмәкәрнең җыелма кереме муниципаль райондагы җан башына уртача керем күләменә тиң була. Әмма ул Татарстанда уртача җан башына тигән керемнән артык булырга тиеш түгел.

Сорауларыгыз булса, Әгерҗе шәһәрендә яшәүчеләр 24233, авыллар 22832 телефоннарына шалтырата аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев