Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Президент проблемаларыбызны уңай хәл итте”

дип сөенеп кайтты район башлыгы Фәрит Габбасов Казанда Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан. Мәгълүм булганча, Әгерҗе районы халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән барлык дәүләт программаларында актив катнаша. Президент белән әңгәмә барышында да сүз әлеге программаларны районда тормышка ашыру турында барды. Әгерҗедә авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне яңа фатирларга күчерү көнүзәк мәсьәлә булып тора....

дип сөенеп кайтты район башлыгы Фәрит Габбасов Казанда Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан.
Мәгълүм булганча, Әгерҗе районы халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән барлык дәүләт программаларында актив катнаша. Президент белән әңгәмә барышында да сүз әлеге программаларны районда тормышка ашыру турында барды. Әгерҗедә авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне яңа фатирларга күчерү көнүзәк мәсьәлә булып тора. "Федераль программа нигезендә җитмешләп барактан халыкны яңа йортларга күчергәч, шәһәребез танымаслык булып үзгәрәчәк. Нигездә өч катлы йортлар төзиячәкбез. Президент та: "Бу Әгерҗе өчен зур революция булачак", - диде. Әмма мондый тузган йортларда 28 кеше теркәлмичә генә яши. Аларны урамда калдырып булмый бит, ә алар яшәгән баракларны сүтәргә кирәк. Президент алдында теркәлмичә яшәүчеләрне дә яңа фатир белән тәэмин итү мәсьәләсен күтәрдем һәм Рөстәм Нургалиевичның уңай җавабын ишетеп бик сөенеп кайттым", - диде Фәрит Габбасов.
Район башлыгы шәһәр урамнарын төзекләндерүдә дә Президенттан ярдәм сорады. Бу мөһим эш өчен Рөстәм Миңнеханов 20 млн сум акча биреләчәген әйтеп сөендерде.
Моннан тыш, Фәрит Габбасов Пугачеводагы шартлаулардан соң Әгерҗедә күп кенә йортларда һәм социаль-культура объектларында ярыклар барлыкка килүе, нәтиҗәдә, кышын аларда суык булуы турындагы халык зарын да җиткерде. Илбашы шәһәребездәге барлык торак фондына һәм социаль-культура объектларына тулысынча инвентаризация ясау өчен махсус комиссия җибәреләчәге турында әйткән. "Әлеге комиссия җентекләп тикшерү үткәргәннән соң тагын өстәмә ярдәм булыр дигән өмет бар", - диде Ф. Габбасов.
Ул Президент алдында районның социаль-икътисади үсешенә кагылышлы башка мәсьәләләрне дә күтәрде һәм аларның күбесенә уңай җавап алды.

Фотода: Президентның Әгерҗегә ноябрь аендагы визиты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев