Президент 2021 елда пенсияләрнең күпмегә артачагын әйтте
Бюджеттан акча биреләчәк
Россия Президенты Владимир Путин 2021 елда пенсияләрнең 6,3 процентка артачагы турында белдерде. “Россиядә киләсе елда пенсияләр 6,3 процентка индексацияләнәчәк. 2021 елга фаразланган инфляциядән 1,5 тапкыр күбрәк бу”, – дигән дәүләт башлыгы Кремльдә сенаторлар белән узган очрашуда.
Владимир Путин басым ясап әйткәнчә, Россия Пенсия фондына һәм Социаль иминиятләштерү фондына байтак кына керем керми калуга карамастан, халыкка медицина ярдәме күрсәтү һәм пенсия түләү буенча барлык бурычлар үтәләчәк. Президентның ышандырып әйтүенә караганда, боларның барысы өчен тулысынча федераль бюджеттан акча биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев