Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Президент бүләген кемнәр алды?

"Бу дөньяда бер дөреслек юк инде. Мин дә, күрше карчыгы да- сугыш чоры балалары. Икебезнең дә әтиләр сугыш кырында ятып калганнар. Бәхетле балачагыбыз булмады. Тамагыбыз ипигә туймады, өстебез ямаусыз кием күрмәде балачакта. Гомеребез" әти" сүзен әйтергә тилмереп үтте. Менә июнь аенда күрше карчыгына, пенсиясенә өстәп, бер мең сум акча керттеләр....

"Бу дөньяда бер дөреслек юк инде. Мин дә, күрше карчыгы да- сугыш чоры балалары. Икебезнең дә әтиләр сугыш кырында ятып калганнар. Бәхетле балачагыбыз булмады. Тамагыбыз ипигә туймады, өстебез ямаусыз кием күрмәде балачакта. Гомеребез" әти" сүзен әйтергә тилмереп үтте.
Менә июнь аенда күрше карчыгына, пенсиясенә өстәп, бер мең сум акча керттеләр. Ул "Җиңү бәйрәме уңаеннан сугыштан кайтмаган әтиемнең бүләге дип кабул иттем мин аны. Путин үзе җибәргән", дип шатлыгын уртаклашты минем белән. Ә мин утырып еладым. Акча юклыктан түгел. Нигә кеше аералар икән? Шунысына гарьләнәм. Аның ире җитәкче, үзе укытучы иде. Ә мин гади техничка булып эшләдем".

Редакциягә килгән бу борчулы хатта автор исем-фамилиясен күрсәтмәгән. Шуңа күрә без аңа газета аша җавап бирергә булдык.
Хатта сүз Россия Президентының быел 7 майда кабул иткән Указы турында бара. Бу - Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан кайбер категория гражданнарга бер тапкыр бирелгән "Җиңү бүләге". Дөрестән дә, июнь аенда сугыш инвалидлары, сугыш ветераннары, концлагерьларда тоткында булган балигъ булмаганнар, сугышта катнашкан ирләре вафат булган толлар бишәр мең күләмендә Президент бүләге алдылар. Ә сугыш чорында кимендә алты ай эшләгән тыл ветераннарына берәр мең сум акча бирделәр. Кызганычка каршы, бу исемлеккә әтиләре фронтта һәлак булган сугыш чоры балалары кермәгән. Әтиләре фронтта һәлак булган сугыш чоры балаларына бүгенгә кадәр Хөкүмәт тарафыннан игътибар җитмәве бик кызганыч, әлбәттә.
Ә күршегез тыл ветераны буларак алгандыр ул Путин бүләген. Сезнең, мөгаен, тыл ветераны таныклыгы юктыр. Бу акчалар Пенсия фондындагы мәгълүмат буенча автомат рәвештә түләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев