Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Президент машина ачкычы тапшырды

Республика көне алдыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында уздырылган республика смотр-бәйгесе җиңүчеләренә Казанда "Нива" автомобиле ачкычлары тапшырды. Әлеге олы бүләккә безнең районнан Кадыбаш һәм Шаршады авыл җирлекләре дә лаек булдылар. Җирле үзидарәләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүдән гыйбарәт булган әлеге бәйге Татарстанда 2011 елдан бирле уздырылып килә. Быел аны бәяләгәндә...

Республика көне алдыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында уздырылган республика смотр-бәйгесе җиңүчеләренә Казанда "Нива" автомобиле ачкычлары тапшырды. Әлеге олы бүләккә безнең районнан Кадыбаш һәм Шаршады авыл җирлекләре дә лаек булдылар.
Җирле үзидарәләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүдән гыйбарәт булган әлеге бәйге Татарстанда 2011 елдан бирле уздырылып килә. Быел аны бәяләгәндә муниципаль берәмлекләрнең үз керемнәренең үсеш темплары, халкының динамикасы, җан башына туры китереп сафка бастырылган торак мәйданы, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм программаларын гамәлгә ашыруның торышы, авыл җирлекләрендә мөгезле эре терлек саны һәм башкалар исәпкә алынган. Рөстәм Миңнеханов муниципалитетларның дәүләтнең нигезе булуын билгеләп үтте. "Авыл җирлекләре - хакимият белән халык бер мәйданда яши торган урын. Шуңа да анда җитешсезлекләр, проблемалар, казанышлар да ачык күренә", - диде. ТР Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйть Шакиров та: "Татарстан җирле үзидарәләрне үстерү буенча илдә лидер төбәк", - диде.
"Президентыбыз иң беренче булып безгә "Нива" ачкычлары һәм Дипломнар тапшырды. 18 ел Шаршады авыл җирлеге башлыгы булып эшләвем чорында беренче тапкыр яңа машиналы булдык. Аның ачкычын Рөстәм Миңнеханов кулыннан алу аеруча дулкынландырды", - диде Вәсил Баһаутдинов. "Хәзер кабинетта гына утырып эшли торган заман түгел. Әгерҗегә генә дә атнага берничә тапкыр киләбез. Ә ара якын түгел. Яңа машиналы булуыбызга бик сөенәбез", - ди Кадыбаш авылы белән 23 ел җитәкчелек итүче Илфат Рамазанов.
Сүз уңаеннан: моңа кадәр әлеге бәйгедә җиңгән Тирсә (Ләйсирә Нәфыйкова), Исәнбай (Фәнил Сираев), Иске Чекалда (Павел Королев), Красный бор (Анатолий Лазарев) Президент кулыннан автомобиль ачкычлары алганнар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев