Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Президенттан – Рәхмәт хаты

Хөрмәтле укучым! Синең кулыңда - быел 80 еллык олы юбилеен билгеләп үткән газетабызның узып баручы 2011 елдагы соңгы саны. Без ел дәвамында районыбыз җитәкчелегенең сезгә әйтәсе сүзләрен, туган төбәгебездәге матур үзгәрешләрне, проблемаларны, җан җылыбызны, куанычларыбызны, уй-теләкләребезне сиңа ирештереп тордык, бик күп лаеклы шәхесләр белән таныштырдык. Иске ел белән хушлашканда быел...

Хөрмәтле укучым! Синең кулыңда - быел 80 еллык олы юбилеен билгеләп үткән газетабызның узып баручы 2011 елдагы соңгы саны. Без ел дәвамында районыбыз җитәкчелегенең сезгә әйтәсе сүзләрен, туган төбәгебездәге матур үзгәрешләрне, проблемаларны, җан җылыбызны, куанычларыбызны, уй-теләкләребезне сиңа ирештереп тордык, бик күп лаеклы шәхесләр белән таныштырдык.

Иске ел белән хушлашканда быел барыбызны да тетрәндергән 2 июнь төнендәге шартлауларны да искә алып үтми мөмкин түгел. Ул коточкыч көннәр артта калса да, бу фаҗига гомергә онытылмас, мөгаен. Шөкер, Татарстан һәм район җитәкчелегенең зур тырышлыгы белән шартлау нәтиҗәсендә булган җимереклекләр дә бетерелде. Кичә узган район Советы сессиясендә Фәрит Габбасов та, бу турыда искә алып, ул авыр көннәрдә көнне төнгә ялгап эшләгән, шәһәрне төзекләндерүгә аеруча зур өлеш керткән җитәкчеләргә тагын бер тапкыр олы рәхмәтен җиткерде. Шундый фидакарь җаннарның берсе - "Водоканал" предприятиесе җитәкчесе Илдус Шәймөхәммәтов. Әлеге фаҗигадән соң шәһәрне төзекләндерүдә аеруча актив эшләгәне өчен ул Татарстан Президентының Рәхмәт хатына лаек булган иде. Район башлыгы сессиядә Рөстәм Миңнехановның шушы олы бүләген хуҗасына тапшырды. Без дә Президент бүләге белән ихлас күңелдән котлыйбыз Сезне, Илдус Эрнестович!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев