Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Пугачевода – палаткалы кыр лагере

    2011 елның июнь аенда булган Пугачеводагы куркыныч шартлауларны әгерҗелеләр яхшы хәтерлидер. Әлеге фаҗигадән соң биредәге офицер-солдатларны төрле җирләргә таратып, хәрби бүлек үз эшен туктаткан иде. Быел Пугачевода кабат хәрби палаткалар барлыкка килде. Бүген анда 150 солдат хәрби бурычын үти. Күптән түгел егетләрнең үтенече буенча әлеге бүлеккә Иж-Бубый имам-хатибы Котдус хәзрәт...

    2011 елның июнь аенда булган Пугачеводагы куркыныч шартлауларны әгерҗелеләр яхшы хәтерлидер. Әлеге фаҗигадән соң биредәге офицер-солдатларны төрле җирләргә таратып, хәрби бүлек үз эшен туктаткан иде. Быел Пугачевода кабат хәрби палаткалар барлыкка килде. Бүген анда 150 солдат хәрби бурычын үти.
    Күптән түгел егетләрнең үтенече буенча әлеге бүлеккә Иж-Бубый имам-хатибы Котдус хәзрәт Сәләхиев белән бергәләп солдатлар янына баруыбыз турында язып чыккан идек инде. Пугачево Мәдәният йортына хәзрәт белән очрашуга 30лап мөселман егете килде. Алар арасында хәрби хезмәткә Башкортостан, Дагыстан, Кабардино-Балкария, Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән чакырылучылар бар. Сүз уңаеннан: Иж-Бубый егете Альберт Фатыйхов та ил алдындагы изге бурычын Пугачевода үти.
    - Туган авылым Иж-Бубый кул сузымында гына булгач, кайчак кайтасы килә. Менә бүген авылдашым Котдус абыйны күргәч тә якыннарымны, туган йортны сагынудан йөрәк кысылып куйды. Авылдашларыма, дусларыма, якыннарыма газета аша кайнар сәламнәремне юллыйм, - диде Альберт.
    - Безнең төп максатыбыз - арсеналны саклау. Шушы бурычны тормышка ашыру 7 подразделениегә йөкләнгән. Солдатлар, нигездә, кырларны миналардан чистарту, янгынга каршы чокырлар казу белән мәшгуль. Бер подразделение янгынга каршы көрәш командасы буларак формалашты. Шулай ук элемтә һәм видеоэлемтә, медицина хезмәте күрсәтү подразделениеләре, хәрби разведка бар. Соңгысы фото-видео, аэрокүзәтү белән шөгыльләнә, - ди батальон командиры, майор Канат Мукатов.
    Егетләр тулы солдат тормышы белән яши биредә. Иртәнге сәгать җиденче яртыда йокыдан торалар, физзарядка, флаг күтәрү, иртәнге аш, занятиеләр - көн тәртибе гадәти хәрби бүлектәге кебек үк.
    - Кыр лагерендагы шартлар хәрби шәһәрчектәгедән берни белән дә аерылмый. Биредә шәхси составка яшәү, хезмәт итү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган, - ди командир.
    Лагерь буйлап сәяхәт иткәндә моңа үзебез дә инандык. Палаткалар эчендә рәт-рәт караватлар тезелеп киткән. Һәр карават өстендә пөхтә итеп йокы капчыгы төрелеп куелган. Ә палатка уртасында тимер мич тора.
    - Без биредә ноябрь ахырына кадәр хезмәт итәчәкбез. Салкын төннәрдә мичкә ягарбыз, - ди батальон командиры.
    Алга таба үтәбез. Әнә, ашханә. Пешекче формасы кигән егетләр плитә тирәсендә кайнаша. Сүз уңаеннан: алар пешергән күмәчтән без дә авыз иттек, бик тәмле. Алга таба - медпункт, хәрби техника паркы, инструктаж, хәрби хезмәт үтү һәм ял итү урыннары.
    - Ял көннәрендә Пугачево авыл клубына кинофильмнар, концертлар карарга йөрибез, - диләр егетләр.
    Ижауга зоопаркка бару да ошаган, биредә хезмәтләре тәмамланганчы аларны Ижау циркына алып барырга да планлаштыралар.
    - Хәрби лагерьда булганнан соң, солдат чагыма кайтып килгәндәй булдым. Хезмәт шартлары безнекеннән берни белән дә аерылмый. Аерма бары шунда гына: без әти-әниләргә, якыннарга, сөйгәннәребезгә кич утырып хатлар яза идек, ә хәзер егетләрнең һәркайсында - кәрәзле телефон. Якыннары белән шалтыратышып торгач, сагынырга да өлгерми калалардыр, - диде Котдус хәзрәт.
    ...Солдатлар безне "честь биреп" озатып калдылар. Ә без эчебездән генә "моннан дүрт ел элек булган куркыныч шартлаулар кабатланмасын да, егетләргә хәрби хезмәтләрен имин генә үтеп бетерергә язсын" дип теләдек.
    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: