Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Путин акчалар турында яңа законны имзалады

Ай саен 13 890 сум

Россия Президенты Владимир Путин яшәү минимумы күләмен (МРОТ) 2022 елда аена 13 890 сумга җиткерү турында законны имзалаган. Документ Хокукый мәгълүматлар рәсми порталында басылып чыккан. Быел исә МРОТ күләме 12 792 сум тәшкил итә. “2022 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләме аена 13 890 сум тәшкил итәчәк”, – диелгән законда.

Шулай ук яшәү минимумы күләме дә үсә. Путин 18 ноябрьдә социаль мәсьәләләр буенча киңәшмәдә ясаган чыгышында, киләсе елга федераль бюджет проектына яшәү минимумы күләмен 2,5 процентка арттыруның күздә тотылуын, әмма моның гына җитмәячәген билгеләп үтте.

Шуңа күрә дәүләт башлыгы 2022 елга яшәү минимумы күләмен арттырып, аны инфляциягә караганда күбрәк дәрәҗәдә – 8,6 процентка арттыруны тәкъдим итте. Тулаем ил буенча яшәү минимумы күләме аена 12 мең 654 сум тәшкил итәргә тиеш. Бу – бүгендәгегә караганда бер мең сумга күбрәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев