Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Путин эшсезлек буенча пособиеләрне түләү вакытын озайтырга кушты

Өстенлекле бурыч булып тора

Россия Президенты Владимир Путин 27 майдагы киңәшмәсендә хезмәт базарындагы вазгыятькә бәя бирде.

Аның сүзләренчә, пандемия дөньякүләм кооперация элемтәләрен бозды.

— Эпидемия һәм аның белән бәйле чикләүләр дөньяның барлык илләре икътисадында тискәре чагылыш тапты: ихтыяҗ, эшлекле активлык кимеде, күп кенә кооперация элемтәләре һәм инвестиция планнары туктатылды. Бу безнең икътисад тармакларында, предприятиеләребездә дә бик җитди рәвештә чагыла, — диде дәүләт башлыгы.

Президент әйтүенчә, хәзер эшсез булганнар 1,9 млн кешене тәшкил итә. Шуңа күрә коронавирус шартларында гаиләләрнең керемнәрен саклау хакимият өчен өстенлекле бурыч булып тора.

Россия Президенты Владимир Путин чәршәмбе киңәшмәсе барышында эшсезлек буенча пособиеләрне түләү вакытын өч айга озайту турындагы тәкъдимне хуплады.

Шулай итеп, пособиеләр 1 октябрьгә кадәр түләнәчәк.

Ил башлыгы 1 майдан эшсезлек буенча минималь пособиене өч тапкыр — 4,5 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте. Бу пособие 1 августка кадәр түләнәчәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев