Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Путин Россияне үстерүнең төп максатын атаган

Кешеләр яхшырак яшәргә тиеш

Россия Президенты Владимир Путин халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуны илне үстерүдә төп максат буларак атаган. Бу хакта ул 15 апрельдә Дәүләт Советы Президиумы һәм Стратегик инициативалар агентлыгының (АСИ) уртак утырышында белдергән.

Аның әйтүенчә, зур шәһәрләрдә дә, кечкенә генә авылларда да кешеләр яхшырак яшәргә тиеш. Президент тормыш сыйфатын яхшыртуны кешеләр фикере нигезендә, шул исәптән, социологик сораштырулар мәгълүматлары нигезендә, максималь дәрәҗәдә гадел төстә бәяләргә вәгъдә иткән.

Моңа кадәр шушы ук утырыш барышында Путин социаль өлкәдәге законнар буенча кабул ителгән норматив актларны яңадан карап, алардан кешеләрне кимсетердәй мәгънәсез процедураларны алырга кушкан.

Чыганак: Ватаным Татарстан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев