Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Путинга языйммы әллә

"Бу айның пенсиясе белән 7 мең сум өстәмә акча да китергәч, рәхмәт әйтеп Путинга хат языйммы әллә дип уйлап тора идем", - ди Сарсак-Омгада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Екатерина БОГДАНОВА. - Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медале, бик тә бай азык-төлек тупланмасы бирүләренә дә ихластан сөенгән...

"Бу айның пенсиясе белән 7 мең сум өстәмә акча да китергәч, рәхмәт әйтеп Путинга хат языйммы әллә дип уйлап тора идем", - ди Сарсак-Омгада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Екатерина БОГДАНОВА.
 
- Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медале, бик тә бай азык-төлек тупланмасы бирүләренә дә ихластан сөенгән идем. Безне шулай зурлаулары өчен җитәкчеләребезгә мең рәхмәт, - ди ветеран.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан 7 мең сум күләмендәге социаль түләү сугыш ветеранының тол хатыныннан тыш, Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннарына, концлагерьлардагы элеккеге балигъ булмаган узниклар һәм башкаларга - безнең районда 261 ветеранга бирелә.
Ә менә 3 мең сум өстәмә түләүне 695 өлкән райондашыбыз ала. Болар - тыл ветераннары, Бөек Ватан сугыш чорында фидакарь хезмәтләре өчен СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнүчеләр. "Бу айның пенсиясенә өстәп 3 мең сум акча китергәч, авыр балачакка кайткандай булдым", - ди күз яшьләре аша Тирсәдән мәгариф ветераны Розалия Солтанова.
...Җиңүнең 70 еллыгына санаулы гына көннәр калып бара. Бәйрәм уңаеннан 979 ветераныбызга юбилей медале, 987сенә күчтәнәчләр тутырылган "чемодан"нар да тапшырылды. Боларга өстәп, игътибар, җылы сүзебезне бүләк итик аларга. Авыр сугыш еллары сындырып сынаган ветераннарыбыз өчен монысы аеруча мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев