Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Һәр авылның үз Илфаты булсын иде

Җитәкче булып билгеләнү бер хәл. Ә менә шушы кәнәфигә утыргач халык ышанычын, хөрмәтен яулап һәм аны югалтмый саклап эшли белү - үзе бер батырлык. Иң мөһиме, җитәкче беркайчан да чаманы югалтырга тиеш түгел. Илфат Ямалиев - шундый җитәкче, депутат. "Аның беркайчан да булмый, булдыра алмыйм, бу эшне башкарырга акча юк",...

Җитәкче булып билгеләнү бер хәл. Ә менә шушы кәнәфигә утыргач халык ышанычын, хөрмәтен яулап һәм аны югалтмый саклап эшли белү - үзе бер батырлык. Иң мөһиме, җитәкче беркайчан да чаманы югалтырга тиеш түгел. Илфат Ямалиев - шундый җитәкче, депутат.
"Аның беркайчан да булмый, булдыра алмыйм, бу эшне башкарырга акча юк", дигәнен хәтерләмим. Туган авылы Исәнбайда да, Әгерҗедә дә аның мәгариф учреждениеләренә, район бәйрәмнәрен уздыруга күрсәткән ярдәмен санап кына бетерерлек түгел. Ул туган Исәнбаеның чын патриоты икәнлеген изге эш-гамәлләре белән күрсәтә һәм беркайчан да шапырынып йөрми", - диде Илфат ЯМАЛИЕВ турында район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов.
Ул бу тормышта ничектер уйнап кына гомер итә кебек. Ашыкмый-кабаланмый, эшлекле кыяфәт чыгарып күкрәк киереп йөрми. Әмма аның җитешмәгән җире юк. Шактый авыр хәлдә калган "ЖилЭнергоСервис" предприятиесенә начальник итеп билгеләнгәч, ул аны аякка бастырды һәм алар хәзер алдынгылыкны үз кулларыннан ычкындырмыйлар. Исәнбай авыл җирлеге, район Советы депутаты буларак та туган төбәгендә бер генә чара, утырыш та аның катнашыннан башка узмый. Ул әле мәктәптә укучылар һәм укытучылар арасында, икенче карыйсың - авыл Советында йә урамнарга чыгып Исәнбай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев белән теге яки бу проблеманы чишү юлларын эзлиләр. Авылның көрәшче егетләрен дә бүләкләр биреп гел үсендереп тора ул. Исәнбай егетләре келәмгә чыкса, аның үзләренеке өчен ничек бирелеп, бөтен барлыгы белән җан атканын карап тору үзе бер кызык. Туган авылы өчен, әнә шулай, җан атып яшәүче бу ир-егет район спартакиадасында Исәнбай командасына җиңү китерү өчен үзе дә аркан тартышырга чыкмый каламы соң инде?!
24 яшендә зур тәвәкәллек күрсәтеп Удмуртиянең Каракүл районындагы иң зур колхозны җитәкли башлаган Илфат, туган ягына кайтып төпләнгәч тә, әнә шулай, бар эшкә дә өлгереп, башкаларны да үзе артыннан ияртеп, иллесенә килеп җиткәнен сизми дә калгандыр, мөгаен.
- Без яшь чакта илле яшьлекләр карт күренә иде. Әмма минем күңел илледә дә әле унсигездәге кебек. "Үзең үлсәң, эшең калсын мең яшәрлек имән кебек" дип язган бит Муса Җәлил. Шуның кебек бу кыска гына гомердә янып яшәргә һәм эшләргә кирәк, - дип саный ул.
- Һәр авылның Илфат кебек егетләре булсын иде. Ул Исәнбайда колхоз рәисе булып эшләгәндә үк үзенә һәйкәл салды дисәм дә ялгыш булмас. Исәнбайны газлаштыруда бик зур көч куйды, авылдашларны җәннәттә яшәтүче ул. Хәзер Әгерҗедә эшләсә дә Илфат Ильясович - һәр эштә уң кулым. Авылның бөтен проблемаларын аның белән киңәшеп хәл итәбез. Беркайчан бу минем эш түгел дигәне юк. Илфат кебекләр турында "аның белән разведкага барырга була", диләр, - ди авыл башлыгы Фәнил Сираев.
- Мәктәптәге бәйрәм-кичәләрдә ул - һәрчак укучылар арасында. Белем көненә, Соңгы кыңгырау бәйрәмнәренә, чыгарылыш кичәсенә Илфат Ильясович, укучыларга бүләген тотып, иң беренче килеп җитә. Мәктәптәге принтер да, музыкаль үзәк тә - аның бүләге. Электр хуҗалыгында проблемалар килеп чыкса да, ул безнең ашыгыч ярдәм кебек. Мәктәп тәмамлавына 33 ел узса да, туган мәктәбе турында хәзер дә шулай кайгыртып яшәүче авылдашыбызга мең рәхмәт, - дип әңгәмәгә кушылды мәктәп директоры Ринат Борһаниев.
Туган Исәнбае өчен шулай җан атып йөрүче Илфат Ямалиев "ЭнергоСервис"та нинди җитәкче икән?
- Илфат Ильясович каты куллы, юкка-барга эшчеләргә кычкырып, мыскыл итеп борын күтәреп йөрүче җитәкче түгел. Ул үзенә дә, безгә дә бик таләпчән. Һәр эшкә алыныр алдыннан башта коллективны җыеп киңәшләшә, безнең сүзгә колак сала, аннан гына төпле карар кабул итә. Кушкан эшне үтәмәгәннәрне, эштә эленке-салынкы йөрүчеләрне җене сөйми. Андый чакта күзенә күренмәвең хәерле. Шуңа күрә бездә җитәкчебез әйткәнне үтәмәүчеләр юк. Чөнки ул ут кебек, эшләтә дә, эшләгән кешене күрә дә белә, эшен яхшы итеп башкарган икән, гади электрикка да җылы сүзен кызганмый. Гади, кешелекле, һәрберебез турында кайгыртучан булганы өчен дә хөрмәт итәбез без аны, - ди директор урынбасары Габденур Закиров.
Иманым камил, һәр җитәкче турында үз кулы астында эшләүчеләрдән мондый җылы сүзләр ишетү мөмкин түгел.
Бу язмам җитәкче һәм депутатның иң яраткан шөгыле турында язмасам тулы булмас иде. Үзе дә Ат елында тугангамы икән, Илфат - балачактан атларга гашыйк авыл малае. Ул хуҗалыгындагы дистәләгән аты турында сәгатьләр буе сөйли ала.
- Атларым янында мин чын күңелдән ял итәм, алар белән сөйләшәм. Бик акыллы бит алар. Атларны күпләп үрчетү - иң зур хыялым, - ди әңгәмәдәшем.
Гомер агышларын, төрле киртәләрне җиңә-җиңә иллесенә килеп җиткән Илфат әфәнденең атлар белән бәйле матур хыялларын тормышка ашырырга көче дә, дәрте дә ташып тора әле.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев