Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Раил САДРИЕВ: “Башта сугып егам, аннан тартып торгызам“

Ул редакциягә ук урынына атылып керде дә, кыска гына вакыт эчендә сорау биргәнне дә көтеп тормыйча, бераз үзе, аннан Буа дәүләт сатира һәм юмор театры, тиздән Әгерҗегә гастрольләре турында тын да алмый сөйләп атты. Шул сөйләгән арада шкафымдагы китапларны караштыргалап алырга, стеналардагы картиналарны бәяләргә дә, телефон шалтыратуларына кыска гына җавап...


Ул редакциягә ук урынына атылып керде дә, кыска гына вакыт эчендә сорау биргәнне дә көтеп тормыйча, бераз үзе, аннан Буа дәүләт сатира һәм юмор театры, тиздән Әгерҗегә гастрольләре турында тын да алмый сөйләп атты.
Шул сөйләгән арада шкафымдагы китапларны караштыргалап алырга, стеналардагы картиналарны бәяләргә дә, телефон шалтыратуларына кыска гына җавап бирергә дә өлгерде.

- Уф, кызлар сезгә дигән вакытым бетте, сорауларыгыз булса, менә визиткам, 3 апрельдә Әгерҗедә "Кода-кодачалар" дигән суперкомедиягә көтеп калам, - дип тагын ук урынына атылып чыгып та китте.
Буа сатира театры җитәкчесе Раил САДРИЕВны моңа кадәр телевизордан гына күреп белсәм дә, мишәрләргә генә хас тырыш, үткен, кызурак холыклы, бер минут та урынында тик тормас, һәрвакыт хәрәкәттәге артист, кызыклы шәхес итеп күз алдына китерә идем инде. Әмма бу кадәр ут кебектер дип уйламаган идем. Аның пулеметтан аткан кебек тиз-тиз генә, тын да алмый диярлек сөйләвен кая инде язып өлгерү... Шулай да татар юморы дөньясында танылган бу шәхес сөйләгәннәрнең истә калганнарын сезгә дә җиткерергә булдым.
- Кайберәүләр мине юләр сатып йөрүче дип уйлыйдыр. Әмма мин әйтәсе килгән фикеремне, көндәлек тормышыбыздагы кимчелекләрне, гыйбрәтле хәлләрне Буа театры артистлары белән юмор-сатира аша җиткереп, халыкка ныграк төшендерә алабыз дип уйлыйм. Минем кул астында - 72 хезмәткәр. Аларга минем белән эшләве җиңелдер дип уйламыйм. Мин аларны башта "сугып егам", аннан тартып торгызам. Кыскасы прәннек белән чыбыркы бер үк күләмдә эләгә театрда эшләүчеләргә. Мине аңламаучылар китә. Ләкин андыйлар бик сирәк. Салават дустым әйтмешли, минем яндагылар миннән начар яшәмәскә, тамаклары тук булырга тиеш. Бу, чынлыкта, шулай да. Театрда тәртип, эчке кагыйдәләрнең үтәлеше бик кырыс булмаса, мондый коллектив туплап булмас иде.
Мактанып әйтүем түгел, безнең Буа театры бүген бик күп җирләргә үтеп кергән, тамашачы мәхәббәтен яулап алган икән, бу бер дә җиңел генә бирелгән нәрсә түгел. Без ТНВ каналын яулап алдык, кыска метражлы фильмнар төшерәбез, Татарстан буенча гына түгел, Рәсәйнең татарлар яшәгән бик күп төбәкләренә барып җиттек. Һәркайда тулы заллар белән каршы алалар, "тагын килегез" дип озатып калалар.
Менә 3 апрельдә Әгерҗегә дә бик тә кызыклы һәм гыйбрәтле "Кодалар-кодачалар" дигән суперкомедиябезне алып киләбез. Әгерҗе тамашачысына хөрмәтем бик зур, бу юлы да зал тутырып килсәгез, һич тә үкенмәссез. Бу комедиядә күпләрегезнең мәхәббәтен яулаган артистларыбыз катнаша. Аларны телевизордан гына түгел, тере килеш күрү, спектакльдән соң бергәләп фотога төшү мөмкинлегегез дә булачак.
Раил әфәнде бераз тын алырга дипме, менә шушы урында туктап калган иде, мин дә тизрәк соравымны биреп калырга ашыктым.
- Әгерҗе тамашачысының күбесе "Тамак" фильмы аша Раил Садриевның ресторан бизнесына кереп китүен дә белә бит. Театр һәм ресторан икесе ике нәрсә түгелме соң?
- Ник алай дисез? Көчеңнән килсә һәм алар бер-берсенә комачауламый икән, әллә нинди бизнес төрләре белән шөгыльлән. Менә "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе белән берлектә төшерелгән "Тамак" фильмы Толымбайда ачылган кафеда төшерелде. Шундый ук кафены хәзер Буада ачарга ниятләп торабыз. Ә бизнеска да кереп китүем бүген генә түгел бит. Иҗатка килгәнче эшләп карамаган эшем, башлап карамаган бизнесым калмады. Театрга исә мин утыз яшьләрдә генә килдем.
- Гастрольләрдән кайтып кермисез, өстәвенә бизнес та - бик күп вакытны ала торган катлаулы эш. Гаиләгә вакытыгыз каламы соң?
- Шөкер, гаиләм бар. Ләкин мин гаиләм белән бик сирәк бергә булам. Раил Садриев гаиләдә сирәк килә торган кунак кебек кенә. Гаиләм өчен бөтен яшәү шартларын тудырам, әмма мин - өй кешесе түгел. 25 ел минем белән яшәгән хатыным Эльмирага рәхмәт. Бу мишәргә хатыны ничек түзә икән дисезме? Хатыным - үзе дә югары сортлы мишәр. Шуңа Раил Садриевка да җиңел түгел, бик беләсегез килсә... Әмма мин өйдә сирәк булганлыктан, тавышланып ятарга вакытыбыз юк.
- Улыгыз холкы белән кемгә ошаган?
- Мишәрдән мишәр тумый кем тусын инде?! Безнең тугыз ел балабыз булмады. 1995 елда без хатыным белән бәкедә су коена башладык. Авырлы хатыным бала тууына ике көн кала да бәкегә чумды. Улыбыз Фәритне җиде көнлек вакытыннан көнгә ике тапкыр салкын су белән коендыра башладым, 29 көнлек чагында карда аунаттым. Шул чакта әнием һушын җуеп егылган иде.
- Егылырсың да, мондый эшне Синең кебек мишәр генә кыла аладыр...
Соңгы соравымны бирергә дип авызымны гына ачкан идем, Раил әфәнде:
- Мин Сезне алдан ук кисәтеп куярга онытканмын, 45 минуттан артык бер урында утыра алмыйм мин. Абау..., 52 минут узган бит инде "Әгерҗе хәбәрләре"нә кергәнемә. Киттем, очтым, кызлар, 3 апрельдә Әгерҗе сәхнәсендә "Кодалар-кодачалар"да очрашканга кадәр, - дип кулын болгап чыгып та йөгерде.
Менә шундый инде ул сез телевизор экраныннан гына күреп белгән бик тә тырыш, үткен, чая һәм ... мишәрләрчә хәйләкәр Раил Садриев. Аның үзе һәм ул җитәкләгән Буа театрының бик тә кызыклы артистлары белән очрашасыгыз килсә, район Мәдәният сараена килегез!
Язманы Рәмзия ЗАРИПОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев