Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Район ветеринарлары йортткан йортка йөреп дуңгызларның африка чумасы турында кисәтәләр

Хуҗаларга кайбер кагыйдәләрне үтәү мөһим

Әгерҗе районы ветеринария берләшмәсе белгечләре йорттан йортка кереп  дуңгызларның африка чумасы куркынычы янавы турында кисәтәләр. 

Дуңгыз асрала торган шәхси хуҗалык башлыкларына кайбер кагыйдәләрне истә тотарга кирәк. Бу хайваннарның сәламәтлеген һәм баш санын саклап калырга ярдәм  итәчәк. Болар:

дуңгызларга ветеринария хезмәте тарафыннан тәкъдим ителүче вакцинацияне уздыру;

хайваннарны ябык бинада гына тоту, аларның торак пунктлар, бигрәк тә урман  тирәләренә чыгуына юл куймау;

декадага бер тапкыр дуңгызларны һәм аларны тота торган биналарны талпан, бөрчә кебек кан эчүче бөҗәкләргә каршы эшкәртү, кимерүчеләр белән даими көрәш алып бару;

Дәүләт ветеринария хезмәтенә хәбәр итмичә читтән дуңгызлар алып кайтмау; дуңгызларны ашатуда эшкәртелмәгән ризык 
кулланмау; имин булмаган территорияләр белән элемтәне чикләү. 

Дуңгызлар авырып киткән очракта кичекмәстән район ветеринария берләшмәсенә  хәбәр итүегез сорала. Телефоннар: 24613, 24629.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев