Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Район башлыгы рәхмәт белдерә

Район башлыгы Валерий Макаров шәһәребезнең 75 еллык олы юбилеен зурлап һәм матур итеп уздыруга зур өлеш керткән һәркемгә - бәйрәм парадында катнашкан хезмәт коллективларына, Пенсионерлар союзының Әгерҗе бүлекчәсенә, спортчыларга, иҗат коллективларына, сәхнә осталарына, полиция, район хакимияте, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, мәдәният, социаль яклау идарәләре, райпо, "Булгар-икмәк" хезмәткәрләренә, "Чәчәк атучы шәһәр"...

Район башлыгы Валерий Макаров шәһәребезнең 75 еллык олы юбилеен зурлап һәм матур итеп уздыруга зур өлеш керткән һәркемгә - бәйрәм парадында катнашкан хезмәт коллективларына, Пенсионерлар союзының Әгерҗе бүлекчәсенә, спортчыларга, иҗат коллективларына, сәхнә осталарына, полиция, район хакимияте, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, мәдәният, социаль яклау идарәләре, райпо, "Булгар-икмәк" хезмәткәрләренә, "Чәчәк атучы шәһәр" бәйгесендә катнашкан һәркемгә газета аша олы рәхмәтен белдерә. Бәйрәмне үткәрүгә матди ярдәм иткәннәргә район җитәкчелегенең рәхмәте аеруча зур.
Менә алар - спонсорлык ярдәме күрсәтүче мәрхәмәтле затлар:
"Брус" (Петров Ю.) - 100 мең сум, эшмәкәр Нигъмәтуллина Г. - 100 мең, "Рем" (Ремезов В.) - 54 мең, "Әгерҗе ит комбинаты" (Батанов М.), "Фортуна" (Юминова В.), "Ак Барс - Әгерҗе" агрофирмасы (Салихов И.), "Просто молоко" (Кәримов М.), эшмәкәрләр Әхкәмиев А., Софронов А., Фәхрәдиева С., Сәләхиев А. - 50шәр мең, Мизирев В. - 30 мең, "Водоканал" (Шәймөхәммәтов И.), "СтройГрад" (Мифтахиев И.), "Мир-Строй" (Ибраһимов А.) - 20шәр мең, "СМП-184" (Мифтахов Р.) - 19 мең, "Таттелеком" (Халиков М.), "Теплосбыт" (Вәлиев И.), "КамГЭС - Әгерҗе" (Веренич А.), "Әгерҗе нефть продуктлары" (Заһретдинов Р.), "Партнер" (Фәттахов Р.), СМП-39 (Моратова В.), Шәйхетдинов Р. - 10ар мең, "Әгерҗе транспорт компаниясе" (Нәбиуллин И.), "Пятерка" (Симонович Е.), Сәхипов И. - 5әр мең, БТИ (Әхмәтшин Б.), "Аргамак" (Гөлданаев Җ.) - 4әр мең, "Табиб Кәрим" (Биктин К.), Тасимов Р., "Мотомир" (Закирова Р.), "Ризалит" (Шаһиев Ф.) - 3әр мең, такси "Сокол" (Краснов М.) 1 мең сум акча белән ярдәм иттеләр.
"Битаман" (Корбанов Р.), "МТМ" (Нәҗипов М.) бәйрәм сәхнәсен ясауда, "МСО" (Арсланов Р.) стадион территориясен төзекләндерүдә, "ЖилЭнергоСервис" (Ямалиев И.) һәм Әгерҗе электр челтәре (Гыйльманов А.) бәйрәм уты ясауда зур булышлык күрсәттеләр. "Россия тимер юллары"ның Ижау бүлекчәсе (Лапшин А.), кичке концертны һәм дискотеканы оештыруга спонсорлык ярдәме күрсәтеп, шәһәрдәшләребезне һәм кунакларны сөендерде.
"Һәрвакыт шулай бердәм һәм дус эшләсәк, без барысын да булдырырбыз!" - ди Валерий Макаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев