Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Равил хәзер ятим бала түгел

    Бу бала аны дөньяга тудырган әнисенә артык кашык була. Ә бөтенләй чит-ят кешеләр малайны тәрбиягә алалар. Бу мәрхәмәтле ир белән хатынны малайдагы баш мие зарарлану диагнозы да куркытмый. Әлеге мәрхәмәтле затлар - гыйлемле, кызыклы шәхесләр, икесе дә - һөнәрләре буенча мөгаллимнәр. Хуҗабикә Раиса музыка училищесын, педагогика институтын тәмамлаган. Удмурт хатыны...


    Бу бала аны дөньяга тудырган әнисенә артык кашык була. Ә бөтенләй чит-ят кешеләр малайны тәрбиягә алалар. Бу мәрхәмәтле ир белән хатынны малайдагы баш мие зарарлану диагнозы да куркытмый.

    Әлеге мәрхәмәтле затлар - гыйлемле, кызыклы шәхесләр, икесе дә - һөнәрләре буенча мөгаллимнәр. Хуҗабикә Раиса музыка училищесын, педагогика институтын тәмамлаган. Удмурт хатыны татар иренең динен кабул итүдән дә баш тартмый. Тирсәдә бакча мөдире булып эшләгәндә ул татар халкының йолаларына, милли ашларын әзерләргә бик тиз өйрәнә. Татар телен өйрәнү дә аңа авыр бирелми. Ислам динен кабул иткән ханым, Әгерҗегә күчеп килгәч, Россия ислам университетына укырга керә.
    Гаилә башлыгы Равил - тумышы белән Актаныш ягыннан. Удмуртиядә мәктәптә укытканда ул татар кызына өйләнү теләге белән безнең районга күчеп килә.
    - Татар кәләше эзләп килдем дә... тол калган удмурт хатынына өйләндем. Һич тә үкенмим. Уртак улыбыз Наил туу безне тагын да якынайтты, - ди Равил.
    Үз балалары була торып та балалар йортыннан авыру ятимне алу нигә кирәк булган инде аларга диярсез.
    Беренчедән, Равил, биш яшьтә үк ятим калып, башта әбисендә, аннан туган апасында тәрбияләнә.
    - Балачагымда яшьтәшләрем кебек бик тә әни, әти диясе килгән чакларым күп булды. Мин ятимлекнең нинди ачы икәнен бик яхшы беләм. Әти-әнисез калганнарны бик тә кызганам, - ди Равил.
    - Аннан соң улыбыз Наилнең үз көен генә көйләтә торган булып үсүен күрдек тә балалар йортыннан аңа энекәш алырга дигән карарга килдек, - дип әңгәмәгә кушыла Раиса.
    Шулай итеп, Чаллы балалар йортында тәрбияләнүче 6 яшьлек Равил бу гаиләгә килеп эләгә.
    - Чаллыга җиде тапкыр бардык. Барган саен безне күргәч ятимнәр "мине алыгыз! мине алыгыз!" дип килеп сырпаланганда йөрәкләр өзелә иде. Ә бу малай гел читтә генә башын иеп басып тора. Мескен сабый йөрәге мин беркемгә дә кирәк түгел дип типкәндер инде ул чакта. Без нәкъ менә шул малайга тукталырга булдык. Ул да Равил исемле булып чыкты. Менә шулай итеп, бездә хәзер ике Равил, - дип искә ала Раиса ханым.
    Малайны гаиләгә ияләштерү җиңел булмый Иртугановларга. Башта ул бөтен нәрсәдән курка. Ә йокларга ятканда мендәр астына ипи телеме яшереп калдыра торган була.
    - Равилгә велосипед алгач, аның ничек шатланганын күрсәгез иде... Йорттагы, хуҗалыктагы бөтен нәрсә анда гаҗәпләнү тудыра иде. Сыер-кәҗәләрне күргәч, телсез калып карап торды. Ә беренче тапкыр варенье ашаганын күрсәгез иде! Бертуктамыйча кабалана-кабалана ашый да ашый, курка калдык. Без аңа һәрвакыт син хәзер үз өеңдә дип әйтә идек. Гаилә тәртипләренә өйрәтүдә улыбыз Наил дә бик булышты. Равил хәзер безгә үзебез тудырган бала кебек бик якын,- ди Раиса.
    Ә Равил аны һәрчак тыңлый. Бергәләп музыка мәктәбенә, Боз сараена, мәдрәсәгә йөриләр. Хәзер Наил Казанда укый икән. Бер-берсен бик сагыналар. Равилнең якын дуслары да күп.
    - Даниил һәм Костя белән чаңгыда йөрибез. Интернета да дусларым бар,- ди шатланып Равил.
    Балалар йортында чакта биш яшендә дә юньләп сөйләшә белмәгән малай хәзер гарәп телендә Коръән укый, удмурт телен белә, сүзгә тапкыр.
    - Безнең мәктәптә марилар да бар, алар телен дә өйрәнәсем килә әле,- ди Равил.
    - Йорт эшләрендә булыша. Мин мәдрәсәдән соң кайтканда каршы алырга килә,- ди Раиса ханым.
    - Без бит инде олыгая барабыз. Аның киләчәге турында да кайгыртабыз. Мәскәүдәге кызым Наташа Равилне "тугыздан соң Мәскәүгә килерсең, поварлыкка укырсың", дип өнди. Ә улыбыз "әни, картайгач, мин сезне тәмле ашлар белән сыйлармын", ди. И-и, шул сүзләргә сөенәбез инде. Улыбызны мәрхәмәтле итеп тәрбияли алуыбызга сөенәм, - дип дәвам итә әңгәмәне хуҗабикә.
    Иртугановлар гаиләсендә тәрбиягә алган бала белән ата-ана арасында шундый җылы мөнәсәбәтләр урнашуга ничек сөенмисең инде?! Равил киләчәктә аш-су остасы яки токарь йә слесарь буламы, иң мөһиме, әти-әнисе кебек мәрхәмәтле чын кеше булсын иде.
    Екатерина Самсонова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: