Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Район башлыгы юлда кабан дуңгызын очраткан (ВИДЕО)

Безнең район өчен гадәти хәл

Кичә, 23 июньдә, Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев трассада кабан дуңгызын очраткан. Кадрларга караганда, бу хәл Мордыбый авылыннан ерак түгел булган. Видеоязма белән ул үзенең Instagram-аккаунтында уртаклаша. "Әгерҗе районында юлда кабан белән очрашу", - дип язган җиткәче пост астына.

Кыргый дуңгызлар безнең яклар өчен сирәк күренеш түгел. Табигатьтә бик зур дуңгызлар да очрый, һәм олы кабанның авырлыгы 200 килограммга кадәр җитәргә мөмкин.

Алай-болай кабан юлга йөгереп чыгып, аеруча хәрәкәт тизлеге югары булып, бәрелешкән вакытта, моның нәтиҗәләрен күз алдына да китерүе кыен. Шуңа күрә юлларда - бигрәк тә кичке яки төнге вакытта - бик нык игътибарлы һәм сак булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев