Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Район эшмәкәрләренең зур җыены

Бүген район хакимияте бинасында район эшмәкәрләренең киңәйтелгән утырышы узды. Аның эшендә район җитәкчелеге, салым, банк, сәламәтлек саклау, башка учреждение җитәкчләре һәм хезмәткәрләре катнашты. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Иванов республикада эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлтелгән программаларга тукталды. Салым хезмәте инспекциясе инспекторы Эльмира Әхмәдиева районда салым җыюның бик сүлпән баруын ассызыклады, әлеге...

Бүген район хакимияте бинасында район эшмәкәрләренең киңәйтелгән утырышы узды.
Аның эшендә район җитәкчелеге, салым, банк, сәламәтлек саклау, башка учреждение җитәкчләре һәм хезмәткәрләре катнашты. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Иванов республикада эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлтелгән программаларга тукталды.
Салым хезмәте инспекциясе инспекторы Эльмира Әхмәдиева районда салым җыюның бик сүлпән баруын ассызыклады, әлеге эштә авыл җирлекләре башлыкларының ярдәм күрсәтүләрен сорады. Эшмәкәрләр арасында диспансеризация узу да бик акрын бара. Районда 490нан артык шәхси предприятие теркәлгән булса, аларда эшләүчеләрнең нибары 29ы гына сәламәтлеген тикшерткән.
Район үзәк хастаханәсе табиб-наркологы Виталий Караяниның чыгышы да күңелсез хәбәрдән башланды:
- Быел районда аракы белән агуланып үлүнең 9 очрагы булган иде инде, шушы көннәрдә моңа тагын икәү өстәлде. Бу - республика күрсәткеченнән 4, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 6 тапкырга артык, - дип ачынып сөйләде табиб.
Киңәшмә күңелле нотада тәмамланды: Әгерҗенең танылган эшмәкәре Фәнил Шаһивка 60 яшьлек олы юбилее уңаеннан район башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев