Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Район җитәкчеләре гүзәл затларны бәйрәм белән котлый

Хөрмәтле гүзәл затлар! Яз, мәхәббәт һәм гүзәллек бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз. Тормышта бәхет, шатлык, өмет, мәхәббәт кебек иң кыйммәтле төшенчәләр хатын-кыз белән бәйле. Сез дөньяны яктылык, сөю, күңел җылылыгы белән тутырасыз. Матур гамәлләргә һәм күркәм эшләргә өндисез. Гаилә учагын бәла-казадан,...

Хөрмәтле гүзәл затлар!

Яз, мәхәббәт һәм гүзәллек бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз.

Тормышта бәхет, шатлык, өмет, мәхәббәт кебек иң кыйммәтле төшенчәләр хатын-кыз белән бәйле. Сез дөньяны яктылык, сөю, күңел җылылыгы белән тутырасыз. Матур гамәлләргә һәм күркәм эшләргә өндисез. Гаилә учагын бәла-казадан, бәхетсезлекләрдән саклыйсыз.

Районыбыз үсешенә керткән өлешегез дә бәяләп бетергесез. Бүген сез икътисад һәм агросәнәгать комплексы, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, социаль хезмәт өлкәләрендә уңышлы эшлисез, иҗтимагый-сәяси тормышта да актив катнашасыз.

Аерым рәхмәт сүзләрен Бөек Ватан сугышы вакытында ир-егетләр белән беррәттән илебезне дошманнардан азат иткән, тылда эшләгән, илебезне торгызуда катнашкан ветеран хатын-кызларга җиткерәсе килә.

Хөрмәтле гүзәл затларыбыз! Хезмәтегез, олы йөрәгегез, бәяләп бетергесез ярдәмегез, ихлас мәхәббәтегез өчен зур рәхмәт. Бәйрәм белән котлап, сәламәтлек, гүзәллек, гаилә иминлеге, чикләнмәгән бәхет-шатлыклар телибез.

Валерий МАКАРОВ, район башлыгы.

Андрей АВДЕЕВ, район башкарма комитеты җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев