Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Район җитәкчеләре мөгаллимнәрне котлый

Хөрмәтле укытучылар, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү педагоглары, педагогика хезмәте ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне уңаеннан иң җылы котлауларны кабул итегез. Безнең һәркайсыбызның тормышында күңел матурлыгы, тирән белеме аша дөньяны танып белергә, аны тагын да баетырга, киләчәкне төзергә өйрәткән укытучысы бар. Укытучыга, аның һөнәри осталыгына укучыларның гына түгел, ил...

Хөрмәтле укытучылар, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү педагоглары, педагогика хезмәте ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне уңаеннан иң җылы котлауларны кабул итегез. Безнең һәркайсыбызның тормышында күңел матурлыгы, тирән белеме аша дөньяны танып белергә, аны тагын да баетырга, киләчәкне төзергә өйрәткән укытучысы бар. Укытучыга, аның һөнәри осталыгына укучыларның гына түгел, ил язмышы да бәйле.

Укытучыларга карата таләпләр көннән-көн катгыйлана бара. Һөнәри белем яңа ысуллар һәм укыту алымнарыннан камил файдалана белүне таләп итә. Безнең район укытучылары һөнәри планканы һәрчак югары тоттылар. Алар заман белән бергә атлап, инновацион технологияләрне тормышка ашыралар, белемнәрен күтәрү өстендә даими эшлиләр, төрле дәрәҗәдәге олимпиада һәм бәйге җиңүчеләре әзерлиләр.

Авыр, катлаулы, шул ук вакытта җаваплы һәм кирәкле хезмәтегез өчен рәхмәт, кадерле педагоглар! Зур бәхет, нык сәламәтлек, һөнәри уңышлар, иминлек телибез.

Валерий Макаров, район башлыгы.

Андрей Авдеев,район башкарма комиеты җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев