Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

Рус Тат
Яшәеш

Район җитәкчеләре тәрбиячеләрне бәйрәмнәре белән котлый

Хөрмәтле тәрбиячеләр! Һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйбыз. Сез бакчага яңа аяк баскан сабыйларны тәрбияләү, аларның һәр көне кызыклы һәм файдалы узсын өчен көчегезне дә, вакытыгызны да кызганмыйсыз. Заман таләпләре яңа ысул һәм алымнар куллануны, эш тәҗрибәсен баетуны, белемне һәрчак арттырып торуны бурыч итеп куйса да, районыбыз тәрбиячеләре сынатмыйлар. Алар -...

Хөрмәтле тәрбиячеләр! Һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйбыз.

Сез бакчага яңа аяк баскан сабыйларны тәрбияләү, аларның һәр көне кызыклы һәм файдалы узсын өчен көчегезне дә, вакытыгызны да кызганмыйсыз. Заман таләпләре яңа ысул һәм алымнар куллануны, эш тәҗрибәсен баетуны, белемне һәрчак арттырып торуны бурыч итеп куйса да, районыбыз тәрбиячеләре сынатмыйлар. Алар - һәрвакыт эзләнү, яңалыкка омтылу юлында.

Малай-кызларның икенче әниләре, аларның киңәшчесе булган, һәрвакыт яшь күңелле калучы, энергияләре ташып торучы тәрбиячеләргә, балачак илендә сабыйлар өчен бөтен уңай шартларны булдыручы һәркемгә һәм гомерләрен шушы игелекле һөнәргә багышлаган ветераннарга күңел җылысын бүләк иткәннәре, кайгыртучан һәм олы йөрәкле булганнары өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Сәламәтлек, уңышлар, гаилә бәхете телибез сезгә!

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев