Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Район хакимиятендә Әбүнәче көне узды

Хезмәткәрләр үз туганнарын газета-журналларга яздырдылар

Бүген Әгерҗе районы хакимиятендә Әбүнәчеләр көне узды. Бу көнне барлык теләүчеләр үзләренең яраткан басмаларына рус һәм татар телләрендә языла алдылар. Үзәк почта элемтәсе бүлеге вәкилләре Баһаветдинова Альбина һәм Калягина Ольга басма матбугат тематикасы буенча үзләренең консультацияләрен бирделәр, укучылар арасында нинди басмаларның популярлыгы турында сөйләделәр.

Хезмәткәрләр үз туганнарын һәм ата-аналарын газета-журналларга, балаларны интеллектуаль журналларга яздырдылар. Әйтик, район Советы Аппараты җитәкчесе Резидә Закирова "100 Совет" һәм "Моя прекрасная дача" журналларына язылды, шулай ук "Игелек агачы" хәйрия акциясендә катнашып, "Наз "социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен балалар журналына язылуны рәсмиләштерде.

Исегезгә төшерәбез, әбүнәчеләр декадасы иртәгә, 15 апрельдә тәмамлана. Район газетасына түбән бәядән язылырга ашыгыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев