Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе районы укучылары Тирсә мәктәбенә җыелды + ФОТО

    Бүген Тирсә мәктәбе базасында чыгарылыш сыйныф укучылары республиканың авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерләү уку йортлары мөгаллимнәре белән очрашты. Аерым алганда, бирегә Казан дәүләт ветеринария медицинасы, Казан аграр университеты педагоглары килгән иде. Очрашу ТР авыл хуҗалыгы министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов чыгышыннан башланды. Район башлыгы Валерий Макаров бүген авыл хуҗалыгы белгечләренә...

    Бүген Тирсә мәктәбе базасында чыгарылыш сыйныф укучылары республиканың авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерләү уку йортлары мөгаллимнәре белән очрашты.

    Аерым алганда, бирегә Казан дәүләт ветеринария медицинасы, Казан аграр университеты педагоглары килгән иде. Очрашу ТР авыл хуҗалыгы министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов чыгышыннан башланды. Район башлыгы Валерий Макаров бүген авыл хуҗалыгы белгечләренә кытлык зур булуын ассызыклап, чыгарылыш сыйныф укучыларын әлеге уку йортларына керергә өндәде.

    Очрашуда бүген районда эшләп килүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре дә катнашты.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: