Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Районда стационар участоклар эшли

Кайсы участок якынрак һәм уңайлырак, шунда барырга була

Җанисәпне электрон рәвештә узарга мөмкинлеге булмаган һәм сан алучыларны үз өйләрендә кабул итәргә теләмәгән райондашларыбыз анкетаны стационар сан алу участокларында тутыра ала.  

–    Безнең районда 12 стационар участок эшли, – ди район статистика бүлеге җитәкчесе Әлфия Тимкина. – Кайсы участок якынрак һәм уңайлырак, шунда барырга була. 

Стационар участоклар түбәндәге адреслар буенча урнашкан:

күпфункцияле үзәк (К.Маркс урамы, 20нче йорт),

Район Мәдәният сарае (К.Маркс урамы, 10нчы йорт, 15нче бүлмә),

Әгерҗенең үзәкләштерелгән китапханәләр системасы (Сәетов урамы, 11нче йорт, 1нче бүлмә),

мәгариф идарәсе (К.Маркс урамы, 7нче йорт, 1нче бүлмә), 

Яшьләр үзәге (Гагарин урамы, 68а йорт, кече зал), 

“Юность” тулай торагы (Вокзальная урамы, 1нче йорт, 9нчы бүлмә), 

Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йорты (Заводская урамы, 1нче йорт, 2нче бүлмә), 

Иж-Бубый (Үзәк урам, 41нче йорт), Тирсә (Школьная урамы, 3нче йорт), Кырынды (Советская урамы, 3нче йорт), Исәнбай (Советская урамы, 79нчы йорт),

Красный бор (Маркин урамы, 35нче йорт) авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналары. 

Халык санын алу 15 октябрьдә старт алды һәм 14 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Һәр райондашыбызны әлеге мөһим вакыйгада актив катнашырга чакырабыз.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев