Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Районда урып-җыю эшләре башланды

Теземнәргә салып суктыру – отышлы

Быел район аграрийлары алдында 29600 гектар мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алу бурычы тора. Уракка иң беренче булып Әгерҗе ит комбинатының “Тугызбуй“ агрофирмасы төште. Бу атнада “Нәүрүз“ ширкәте кырларында да комбайннар гөрелтесе ишетелә башлады. Фермерлар арасында да бөртекле культураларны теземнәргә салучылар бар.

2022 – авыл хуҗалыгы тармагы өчен уңдырышлы ел. Дөрес, язның соң килүе чәчү эшләрен ике атнага тоткарларга мәҗбүр иткән иде. Шунлыктан уракка да нәкъ шуның кадәр үк соң төшелде. Әмма тулышкан башакларга карагач күңел сөенә бүген. Белгечләр мондый уңышны соңгы егерме дүрт елда күргән юк иде, диләр. Быелгы кебек яңгыр да вакытында явып, кояш та вакытында кыздырган җәй 1998 елда булган.

БАБАЙЛАРДАН КИЛГӘН АЛЫМ

Быел ашлыкны теземнәргә салсаң отасың, диләр белгечләр. Моның сәбәпләре дә бар. Күп басуларда бөртек ле культуралар тулысынча өлгереп бетмәгән әле. Бу, әлеге дә баягы, чәчү эшлә ренең соң төгәлләнүе белән бәйле. Әлеге җаваплы чорда көннәрнең торышы да әһәмиятле роль уйный. Ни генә дисәк тә, көзгә кереп барабыз. Ә бу һава торышының да үзгәрүенә китерәчәк. Яңгыр яву, үләннәргә Теземнәргә салып суктыру – отышлы Районда урып-җыю эшләре башланды иртән һәм кич чык төшү – эшне тоткарлаучы сәбәпләр алар. Әнә, бу атнада да аграрийлар кырларда уракны тулы көчкә башлау турындагы якты хыяллары белән янганнар иде. Әмма дүшәмбе төштән соң күп авылларда яуган яңгыр басудагы эшкә аяк чалды. Күп яумаса да, яңгыр бөртеклеләрнең дымлылыгын арттыруга сәбәп булды.

– Дымлылыктан качу өчен быел авыл хезмәтчәннәре алдына ашлыкны теземнәргә салып суктыру бурычын куябыз. Болай эшләгәндә ашлык бер атнага якын чабылган килеш ята һәм бөртекләр сабактагы тукландыру матдәләрен дә үзләренә алалар. Нәтиҗәдә, башаклар тагын да тулышалар, тыгызланалар. Бабайлардан килгән теземнәргә салып суктыру алымы – ул ашлыкның дымлылыгын киметүгә дә китерүче иң отышлы ысул, – ди район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин.

ҖИРГӘ КАРАШ ҮЗГӘРДЕ

Сишәмбе көн район басуларында йөргәндә шунысы да игътибарны җәлеп итте, иген басуларының күбесе чип-чиста.

– Районда эшли торган инвес тор һәм фермерларның җиргә карашы үзгәрде. Узган ел корылык аркасында бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача нибары 12 центнер уңыш җыеп алдык. Ел дәвамында ашлыкның бәясе 20 сумга кадәр күтәрелде. Ә бу игенчелек белән шөгыльләнүчеләргә тагын да яхшырак эшләргә этәргеч бирде, – ди Дилүс Гаскәрович.

Агротехник чараларны вакытында һәм төгәл үтә гән хуҗалыклар быел исә бөр теклеләрнең һәр гектарыннан уртача 30 центнердан да югарырак уңышка өметләнә алалар, дип тә өстәде җитәкче.

Дуслар! Материалны тулысынча газетабызның җомга санынды укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев