Районы башлыгы, баянда уйнап, хатын-кызларны бәйрәм белән котлаган
Интернетта видео чыкты
Лаеш районы хатын-кызлары өчен район башлыгы Илдус Зарипов 8 Март бәйрәменә үзенчәлекле бүләк ясаган — бәйрәм концерты вакытында, сәхнәгә менеп, баянда уйнаган ул. Әлеге чыгышны Лаеш районы инстаграмына урнаштырганнар.
«Булдырасыз, искиткеч», «Шаккаттырдыгыз, Илдус Фатыйхович», «Рәхмәт сезгә, гаҗәпләндердегез. Бик үзенчәлекле бүләк булды», «Илдус Фатыйхович, сезнең уйнауга мин җырлап утырам. „Аерылу сездән бик авыр икән“, „Эх, сез, матур кызлар“… Эх, анда булсам, кушылып җырлаган булыр идем. Соңрак киленде шул. Гомер үтте инде, гармунчы булмады Лаешта», «Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләр! Булдырасыз, афәрин!» — дип комментарийлар яза район халкы җитәкчегә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев